Ике битлек киеп йөрү зыянлымы?
Ике битлек киеп йөргән очракта борын тирәсендә углекислый газ җыела башлый.
Американың кайбер түрәләре берьюлы ике битлек киеп йөрү арыганлык һәм йокы килү рәвешендәге тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. РИА Новости агентлыгы Шамар Асаф А-Рофе хастаханәсенең (Израиль) терапевтика бүлеге башлыгы, йогышлы авырулар табибы Галина Гольцманга сылтама белән шул хакта хәбәр итә, дип яза Татар-информ.
«Алар ике битлек киеп йөрергә тели икән — кисеннәр, әмма болай эшләргә кирәкми, бер битлек тә җитә. Моның тискәре йогынтысы да була, чөнки кеше сулаганда углекислый газ бүлеп чыгара», — дип искәртте белгеч.
Табиб ике битлекнең вирус кисәкчекләрен аз санда үткәрүе белән килешүен һәм аларны киеп йөргән кешенең борыны тирәсендә углекислый газның артыгы белән җыелуын әйтте.
«Бу арыганлык һәм йокы килү, канда углекислый газның күләме арту рәвешендәге тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин», — дип кисәтте ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа