Ике ай әзләгән кызны үле килеш тапканнар
9 февральдә югалган 28 яшьлек Тамара Волкованың мәете Казан— Яшел Үзән трассасында, «Әйшә» тукталышы янында кар эчендә табылган.Бу хакта Шәһри Казан газетасы яза.
Беренчел мәгълүматлар буенча, хатын-кыз туңудан вафат булган. Мәеттә көч кулланып үтерү билгеләре табылмаган. Үлемнең төгәл сәбәбе кирәкле экспертизалардан соң ачыкланачак.
Искәртеп узыйк, Тамара Волкова 9 февральдә бер айлык кызын ире белән калдырып өйдән чыгып киткән. Соңгы тапкыр аны Ленинградская урамындагы даруханәдә һәм 104нче автобуста күргәннәр. Эзләү эшләре якынча ике ай дәвам иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia