Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Июньдә магнит давыллары

2025 елның июнендә югары магнит активлыгы берничә көн көтелә. Ул кешеләрнең хәленә төрлечә йогынты ясарга мөмкин. Фаразлаулар буенча, иң көчле геомагнит тирбәнешләр: 1 июнь (якшәмбе) — индекс - 5, урыны белән 4 кә җитә; 2 июнь (дүшәмбе) — индекс 4 кә кадәр кими;

3 июнь (сишәмбе) — магнит активлыгы 3 кә кадәр кими, әмма көн азагында 4 кә кадәр күтәрелергә мөмкин; 7 июньдә—уртача 4 дәрәҗәсендә; 9 июньдә (дүшәмбе)— минималь активлык, индекс - 2, ләкин кичен арту ихтималы бар, 12-14 июньдә — яңа дулкын: индекс 6 га кадәр күтәрелә; 12 һәм 13 июньдә 5кә кадәр төшә һәм 14 июньдә,  23-28 июньдә түбәнәя. 
Ай ахыры шулай ук уртача активлык белән билгеләнә: нигездә индекс 4 дәрәҗәсендә тора. Магнит давыллары организмга геомагнит чуалышлар вакытында йогынты ясый. Күп кешеләр кәефләре начараюны сизәләр. Иң киң таралган симптомнар: баш авырту, артериаль кан басымы сикерү, йокы үзгәрү, борчылу. Хроник авырулар кискенләшергә, буыннар сызларга мөмкин. Магнит давылларына аеруча өлкән яшьтәге кешеләр, балалар, йөкле хатын-кызлар, шулай ук йөрәк-кан тамырлары һәм нерв авырулары булган кешеләр сизгер. Магнит давыллары чорында күбрәк су эчәргә һәм алкоголь һәм кофеиннан баш тартырга, артык арыганлыктан һәм стресслардан сакланырга, саф һавада йөрергә киңәш ителә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса