Игътибар, газетабызда конкурс!
Татарстанда 2021 нче ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Без гасырлардан гасырларга күчеп килүче рухи кыйммәтләрне дәвам итәргә тиеш.
Шул уңайдан “Авыл офыклары” район газетасы укучыларыбыз арасында “Телебезне һәм мәдәниятыбызны саклыйбыз” темасын үз эченә алган иң яхшы мәкаләгә конкурс игълан итә. Конкурсның максаты күпмилләтле халкыбызның телен һәм мәдәниятен саклау, аның киләчәк буыннарга җиткерү.
Язмалар 15 февральгә кадәр Балык Бистәсе, З. Шәймарданов ур. 31Б йорт адресы буенча һәм электрон почта redrs@mail.ru аша кабул ителә. Күләме чикле: ул А-4 форматында ике биттән артмаска тиеш. Иң яхшы мәкаләләр газетабыз битләрендә дөнья күрәчәк. Сездән хатлар көтәбез, хөрмәтле укучыларыбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа