Игелекле укытучы – илһамландыручы үрнәк
Һәр укучы хәтерендә якты эз калдырган укытучысын хәтерли. Ләкин фәндә генә түгел, тормышта да остаз булган укытучылар аеруча кадерле була.
Шундый укытучыларымның берсе – Илдар Әхкам улы Әлмиев. Ул бик игелекле, шат күңелле укытучы, бер үк вакытта директорның ышанычлы киңәшчесе ролен дә үти.
Илдар Әлмиевне бүгенге көндә дә укучылары ихласлыгы, ачыклыгы һәм дәрестән тыш та дуслык мөнәсәбәтләрен саклый белүе өчен бик яраталар. Укучылар да, белмәгән сорауларга яхшы җавап алачакларын белеп, еш кына аңардан киңәш сорыйлар.
Илдар Әлмиев – идеяләргә дә бай шәхес. Һәр уку елында төрледән-төрле интеллектуаль ярышлар, очрашулар, квестлар, әдәби-мәдәни чаралар оештыра. Аның ярдәме укучыларга эчке потенциалны ачарга һәм үз-үзләренә ышанычны үстерергә мөмкинлек бирә. Ә бу бик мөһим.
Илдар Әлмиев яшь армиячеләр хәрәкәтенең координаторы булып та тора. Алар дәресләрдән соң махсус хәрби операциядә катнашучы якташларына окоп шәмнәре, «коры душ» комплектлары әзерлиләр. «2024 – 2025 уку елында 1050 окоп шәмнәре, 1200 «коры душ» тапшырылды, – диде ул әңгәмә барышында. – Әлеге эштә укытучылар коллективының да ярдәме бик зур. Матди ярдәмне алар булыша», – диде.
Укытучылар аның һөнәри һәм кешелек сыйфатларын хөрмәт итәләр. Һәрвакыт хезмәттәшләренә ярдәмгә килергә әзер, ул педагогик коллектив арасында үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек атмосферасын саклый.
Укучылар белән эшләүгә аерым игътибар бирелә. Ул һәр балага индивидуаль якын килергә тырыша, авырлыкларны җиңәргә, укуда һәм шәхси тормышта уңышларга ирешергә ярдәм итә.
Укучылары төрледән-төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда катнашып урыннар яулыйлар. Дәлия Садыйкова, Диләрә Миннәхмәтова, Сәмир Гобәев, Рәсүл Мөхәммәтрәхимовларны атап узды. Әле бүгенге көндә 5 нче сыйныф укучысы Шакирова Камилә «Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре» предметынан республика олимпиадасында катнашты, җиңү яулап кайтты.
Илдар Әлмиевнең үзенең дә конкурска әзерләнеп яткан мәле иде. Тәрбия буенча директор киңәшчеләре өчен оештырылачак районкүләм узучы бәйгедә катнашып, мастер-класслар күрсәтергә әзерләнеп йөреше иде.
Мәктәп үзенең чыгарылыш сыйныф укучылары белән горурлана, аларның күбесе һөнәрдәге уңышларын нәкъ менә Илдар Әхкам улы йогынтысы белән бәйли. Аның тырышлыгы белән укучылар үз һөнәрләрен һәм хыялларын тормышка ашыралар.
Алдагы көндә дә Илдар Әхкам улына уңышлар телибез! Һәрвакыт ачык йөзле, ярдәмчел, гади, үз эшенең остасы булып калса иде. Без аның белән һәрвакыт элемтәдә. Хезмәттәшлегебез ныгысын, укучылары һәрвакыт уңышлары белән сөендереп торуын, хезмәттәшләренең ярдәмен тоеп, алга таба да бергәлектә, югары дәрәҗәләргә ирешеп эшләвен, яшәвен теләп калам.
Рәзилә Мөхәммәтрәхимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia