Идрис Аметовның яңа китабы дөнья күрде
Ходай Тәгаләгә ихластан рәхмәт әйтеп, әти-эниең бүләк иткән гомереңнең җиденче дистәсен ваклый башлагач, артыңа кат-кат борылып карагансыңдыр, каләмдәшем! Уфтанма да, үкенмә дә...
Кабатланмас язмышлы каләмдәшем
Тормыш йомгагыңның безнең күз алдында сүтелгән кадәресен лаеклы уздың. Гаиләң - үрнәк, ул-кызыңны йөзеңә кызыллык китермәслек итеп тәрбияләдең; йорт-җирең җитеш; фидакарь хезмәтең белән дан-хөрмәт казандың...
Хәтерлисеңме? Моннан 45 ел чамасы элек, ямьле май аенда «Казан-Балык Бистәсе» автобусыннан төшеп, тәүге мәртәбә безнең туфракка аяк бастың. Ул вакытта дулкындай кара чәчләрең иңнәреңә төшеп тора иде әле. Күлмәк изүеңнән тельняшкаң шәйләнә, галәмәт киң балаклы чалбарың якорь сурәтле каеш белән буылган. Җырдагычарак итеп әйтсәк, моряк булганың әллә каян күренеп тора иде инде. Әлки районының Яңа Чаллы авылында дөньяга аваз алган мишәр малае Балык Бистәсенә ничек килеп чыккан да, ничек тамыр җибәргән соң? Ишле гаиләдә үскән Идрисебез 8 сыйныфтан соң ук, бәхет эзләп, туган йортыннан чыгып китә. Бөтен сала баласын Казан каласы үзенә тарта бит инде! Башкаладагы бер техник училищены тәмамлагач, 16нчы моторлар төзү заводында тимер кыра, кичке мәктәптә урта белем эсти. Яше җиткәч, Төньяк диңгез флотында хезмәт итә. Янә, Казанга кайтып, заводка урнаша.
Көннәрнең берсендә КПССның Балык Бистәсе райкомында эшләүче әтисенең энесе - Әдһәм Гарифулла улы Аметов үз янына чакыртып ала егетне. «Әйдә, энекәш, район газетасы редакциясенә фотограф кирәк, эшләп кара әле», - ди ул. Фотоаппарат белән электән дә мавыккан Идрис бик теләп риза була әлеге тәкъдимгә. Ул вакытта гомерлеккә монда калачагын башына да китерми. «Менә җәй көне Кама буенда ял итеп ятармын да, кире заводыма кайтып китәрмен», - дип уйлый. Әмма диңгезне хәтерләткән чал Чулман, сихри табигать әсир итә авыл баласын. Мавыктыргыч фотожурналист хезмәте дә күңеленә хуш килә. Шулар өстенә, типографиядә эшләүче Рәмзиякәй дә йөрәгенә ут сала... Йә, шуннан соң китеп кара!.. Тынгысыз егет, үҗәтләнеп, фото сәнгатен үзләштерә башлый. Кочак-кочак махсус әдәбият укый. Фотоаппаратын асып, күп вакытта җәяүләп, район авылларын иңли, тормыш мәктәбен уза. Белеме җитешмәгәнлекне аңлап, КДУның журналистика факультетына укырга керә. Мәскәүнең Халык сәнгате университетында белемен күтәрә. Тырышлык белән морадына ирешергә омтылучыларның берсе булган Идрис абый тора-бара үз һөнәренең чын остасына әверелә. Район тормышын яктырткан фотолары өлкә күләмендәге һәм үзәк матбугат битләрендә дә күренә башлый. Журналистика факультетын уңышлы тәмамлагач, Идрис Аметов авыл хуҗалыгы бүлеге хәбәрчесе, хатлар бүлеге мөдире булып эшли. 2008 елдан бирле ул мөхәррир урынбасары - җаваплы сәркатиб вазыйфаларын башкара. 1977 елда СССР Журналистлар берлегенә әгъза итеп кабул ителә. Хәзерге көндә Идрис каләмдәшебез Татарстан Журналистлар берлегенең район оешмасын җитәкли. 2009 елда ул «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә дә лаек булды.
Әле дә бүгенгедәй хәтердә: газетабызда иҗади рухның кайнап торган чагы. Редакция машинасына төялеп, авылларга чыгып китәбез. Идрис абый белән бер тирәгәрәк туры килсәң, рәхәт инде. Аны һәр авылда колач җәеп каршылыйлар. Сый-хөрмәтен дә жәлләмиләр. Шуннан, кайтып, бер-беребездән уздырырга тырышып, репортаж, зарисовкалар язарга утырабыз. Мин, фәкыйрегез, каян башларга белмичә, ручка башын кимергән арада, Идрис абый бер-бер артлы мәкаләләрен сәркатибкә кертә тора. Оперативлыкка килгәндә, күбебезнең борынына чиртә инде ул. Авыл хуҗалыгы темасына аннан да күбрәк белеп язучы юктыр инде бездә! Чөнки үзе дә - «фермер». Кайвакыт, якын итеп шулай дип эндәшәм аңа. Фермер дими, ни дисең?! Мин белә-белгәннән бирле сыер асрый, үгезләр симертә, кош-корт үстерә. Шуның өстенә, иң күп мәкалә язучы да, районны аркылыга-буйга иңләп йөрүче дә Идрис Аметов. Ничек өлгерә, булдыра?! Хәзергә кадәр аңлап бетерә алмыйм. Аның өчен мишәр егете Идрис булып туарга кирәктер инде, җәмәгать...
Һөнәри яктан бәяләгәндә, Идрис абыйның тагын бер осталыгы бар. Теләсә кемгә тел ачкычы таба ул. Тәкәббер нәчәлникләрне дә сөйләштерә, эчкече-наркоманнарның да эч серләрен ачтыра. Күпләр белмидер дә әле: безнең Идрис абый дистәләрчә мәртәбә кан биргән, байтак кешенең гомерен саклап калган донор да әле! Менә шулай ялкынланып, һаман каядыр ашыгып, иҗат итеп яши торгач, җиденче дистәсен ваклый башлаганын да сизми калды бугай ул. Хәер, аңа 66 яшьне биреп тә булмый әле. Идрис абый һәр елны район күләмендәге чаңгы ярышларында, яшьрәкләрне дә артка калдырып, призлы урыннар алып килә.
Каләмдәшебезне әлеге яңа китабы белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Тормыш кыенлыкларына бил бирмичә, сау-сәламәт булып озак яшәвен телибез. Шәхси тормышында да, иҗатында да аңа яңадан-яңа уңышлар юлдаш булсын!
Илгиз ҖАМАЛИЕВ,
Рәсәй Журналистлар берлеге әгъзасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа