Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Идрис Аметов: " Ни өчен безгә әледән-әле бу хакта катгый кисәтеп, искәртеп тору кирәк соң?"

“Кирпичный” территориаль җәмәгать үзидарәсе биләмәсендәге дистәгә якын көнкүреш калдыкларын түгү мәйданчыклары яныннан үткән саен күңел әрни.

Шактый зур чыгымнар тотып эшләнгән чүп түгү контейнерлары тирәсен үрнәк тәртиптә тотып булмый мени соң? Моның өчен әллә нинди законнар да таләп ителми югыйсә, һәркемгә үзенең гражданлык бурычлары турында уйланырга, гади генә кагыйдәләрне төгәл үтәргә генә кирәк.  Безнең халык урамнарны, табигатьне чүпләүне гадәти хәлгә саный башлады кебек. Юл читләрендәге контейнерлар урнаштырылган мәйданчыкларның тирә-ягы бүген чүплек тавына әверелеп бара. Монда бит күрше авыллардан китереп ташламыйлар, барысы да үзебезнекеләр “хезмәте”. Әрҗәгә күтәреп салырга авыр булганнарын, бүлеп-бүлеп  капчыкларга тутырырга була югыйсә.

Күпләр хәзер үзе яшәгән йорт тирәләрен матурлап чистартып торырга ярата. Күңелле күренеш билгеле. Килеп әйтергә, кат-кат кисәтергә дә кирәкми.  Ә кайберәүләр, киресенчә, бакчаларындагы чүп үләннәрен, яшелчә, бәрәңге сабакларын да контейнер янәшәсенә китереп өя. Барлыкка килгән чүп өеме тирә якка чәчелеп, таралып,  озак вакытлар урамнарыбызны ямьсезләп ята бирәләр. Шуңа өстәп ваемсызраклар хуҗалыкларында яраксызга әйләнгән ватык йорт җиһазларын, төрле тартма, агач ботакларын китереп аударырга да гадәтләнә башладылар.

Үз җирлегебездә  үрнәк тәртип булдыру өчен кулдан килмәслек хезмәт тә таләп ителми. Контейнерларга чүпне тутырып куюның бер кыенлыгы да юк. Аны чүп җыю транспорты көннекен-көнгә алып китеп тора. Тирә-юньдә чисталык, пөхтәлек булдыру үзебездән тора.

Балык Бистәсе шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марс Мәгыйзов та бу хәлгә нык борчылуын белдерде. Киләчәктә кайбер контейнерлар янәшәсенә видео күзәтү камералары урнаштыру да планлаштырыла икән. Ул бүгенгесе көнне үзәк мәйданда да уңышлы гына эшләп килә. Төннәрен  чүп ташлау урыннарын, эскәмияләрне ватып, җимереп йөргән яшьләргә сак булырга кирәк булачак. Шуңа күрә аянычлы хәлдә калырга теләмәсәгез, үзегезне кыргыйларча түгел, нәкъ менә өйдәгечә тотарга гадәтләнегез диясем килә. Тагын бер кат үзебезнең территориядә һәм район үзәгендә яшәүчеләрне чисталыкка, тәртипкә чакырам. Ни өчен безгә әледән-әле бу хакта катгый кисәтеп, искәртеп тору кирәк соң? Тирә-юньдә матурлык, чисталык хөкем сөрсә, күңелгә дә рәхәт, тыныч булыр иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса