Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Язгы чорда су нинди авырулар китереп чыгарырга мөмкин?

Язгы чорда су нинди авырулар китереп чыгарырга мөмкин. Һәм бу вакытта нинди чаралар күрергә кирәк.

Бу  турыда Балык Бистәсе район үзәк хастаханәсе табиб-эпидемиологы Рафаэль Равил улы Низамов белән әңгәмә үткәрдек.
– Яз көне суның сыйфаты ничек үзгәрә һәм шуның аркасында нинди авырулар килеп чыгарга мөмкин?
– Яз көне суүткәргеч суының сыйфаты кар эрү аркасында начарлана. Бу исә өске суларның пычрану дәрәҗәсе артуга китерә. Бу йогышлы авыруларның сәбәбе булырга мөмкин, чөнки су инфекция йоктыру факторына әверелә. Төп сәбәпләр булып кар эрү, елга ярларыннан пычракның юылып төшүе һәм сулыкларның, чишмәләрнең бактериологик пычрануы тора.
– Пычранган су эчкәндә нинди инфекцияләр барлыкка килергә мөмкин?
– Пычранган суны кулланганда бактериаль (мәсәлән, корсак тифы, дизентерия) һәм вируслы (ротавирус, норовирус инфекцияләре, А һәм Е гепатитлары) кебек кискен эчәк инфекцияләре булырга мөмкин. Шулай ук кеше һәм хайваннар өчен уртак авырулар да булырга мөмкин, мәсәлән, туляремия, лептоспироз һәм сальмонеллез.
–  Сыйфатсыз су куллануга бәйле авырулар куркынычын киметү өчен сез халыкка нәрсә киңәш итәрсез?
– Эчәр өчен кайнатылган яки шешәләргә салынган су кулланырга киңәш ителә. Әгәр су чишмәләрдән һәм коелардан алына икән, аны зарарсызландырырга: кайнатырга яки югары дәрәҗәдәге чистарту көнкүреш фильтрларын кулланырга кирәк. Шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәүнең әһәмияте зур: бу очракта кулларны сабын белән яхшылап юарга, шулай ук кулланыр алдыннан яшелчә һәм җиләк-җимешләрне чиста су белән әйбәтләп юу мөһим.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса