Яз килүен хәбәр итүче кош
Кара карга козгынга караганда кечерәк. Кап-кара төстә, ялтырап тора, бары зур томшыгы өстендә генә ак сызыгы бар.
Элек барлык кара каргалар да кышларга көньякка очып киткәннәр. Хәзер аларның кайберләре безнең якларда, кешеләр янында кышлый. Җылы яклардан кайтучылары яз башында (март аенда), әле җирдә кар ятканда ук кайта. Шуңа күрә дә аларны «яз хәбәрчеләре» дип атыйлар.
Ул оясын агач башында ясый һәм шунда бала чыгара. Кара карга — иң файдалы кошларның берсе. Алар май коңгызларын, аларның личинкаларын, саранчаларны, кыр тычканнарын юк итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia