Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Яңа Арыш авылының «Иман нуры» мәчетендә балалар өчен дини бәйрәм оештырылды

Кичә Яңа Арыш авылының «Иман нуры» мәчетендә балалар өчен дини бәйрәм оештырылды. Чарада 31 укучы катнашты.

Алар ел дәвамында мәчеткә йөреп, дини белемнәр үзләштерергән балалар. Чарада “Иман нуры” мәчетенең имам-хатыйбы Фәрит хәзрәт Хөснетдинов, тәҗрибәле укытучы, күп еллар "Иман нуры" мәчетендә балаларга, яшьләргә, өлкән буынга Ислам дине нигезләреннән дәресләр бирүче мөгаллимә Галия Нәбиуллина, ир балаларга дини белемнәр бирүче мөгаллим, Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Дамир Нәбиуллин, әти-әниләр катнашты.
Укучылар иртәнге намазның укылышын сөйләделәр, Коръән китабыннан аятьләр, сурәләр укып, белемнәрен күрсәттеләр. Галия Нәбиуллина сорауларына җаваплар бирделәр. Авылыбызның имам-хатыйбы Фәрит хәзрәт Хөснетдинов Дамир Нәбиуллин белән берлектә, мәчет мөтәвәллияте исеменнән 9 укучыга Коръән китаплары бүләк иттеләр, һәрбер укучыга татлы күчтәнәчләр дә тараттылар. Бәйрәм азагында укучылар мул ризыклар белән сыйландылар. 
Бүгенге бәйрәмдә һәрбер укучы баланың йөзләрендә канәгатьлелек хисләре чагылды, эчкерсез, шатлыклы елмаюлары сизелде. 
Алдагы көннәрдә дә мәчетебезгә эзләр суынмасын, яше-карты бергә җыелып, авылыбызга нур иңдерсәк иде дигән теләктә калам.
Саваплы гамәлләре өчен мөгаллим-мөгаллимәләребезгә, хәзрәтебез Фәрит Исмәгыйль улына, Зәмзәмия апага  ихлас рәхмәтләремне җиткерәм. Эшләре уңышлы, кылган гамәлләре саваптан булсын. Әмин.🤲

Рәзилә Мөхәммәтрәхимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев