Яраннар исән-имин кышласын дисәк, нинди киңәшләрне истә тотарга?
Җәй буе шаулап чәчәк атып, күзләрне иркәләп утырган яраннарның бакчадан өйгә кергәч яфраклары саргаеп коела, үзләре боега башлый.
Яфраклар саргаюның сәбәбе суны артык сипкәнгә бәйле булырга мөмкин. Кран суын агызып алгач, өсте ачык савытта, бүлмә температурасында берничә көн тотып, җылытып, чамасын белеп кенә сибү зарури. Чишмә яки инеш суын җылытып, кышын кар эретеп, яздан башлап, көз азагынача яңгыр суы сипсәк, тагын да әйбәт. Гөлләр чәчәк атсын өчен, 1 л суга 1 тамчы йод тамызып сибүчеләр бар. Банан, суган кабыкларын, утын көлен төнәтеп сибү аларны тукландыра, витаминнарга баета, инфекцияле чирләрдән саклый. Суны бик аз сипсәк, яфракларның очлары корый башлый. Гөлләр бик кечкенә савытта үссәләр, тамырларына урын тараю, туклыклы матдәләр җитмәү аркасында хәлсезләнәләр, чәчкәләрен, яфракларын коярга мөмкиннәр. Зур савытка күчереп утыртылганнары да, тамырлары көчәеп, бөтен туфракны “яулап” алганчы, чәчәк атырга атлыгып тормый. Микроэлементлар кытлыгы кичерүче үсемлекләрнең яфрагы коелырга мөмкин.
Әгәр гөлләрнең яфраклары бөтерелә, кибә-корый башласа, аңа акканат, гөблә, пәрәвез талпаны, нематода кебек корткычлар ябырылган булуы мөмкин. Бу очракта гөлләрне фитоверм белән эшкәртергә, яшел сабын яки дегет сабыны, кер сабыны салып болгатылган суны өсләренә, яфрак асларына, сабакларына, туфракларына бөркергә туры килә. Корткычларның туфракка салган йомыркаларын, башка төрле чир чыганакларын юкка чыгару өчен, шырпыларны сындырып, күкертле башларын аска каратып кадап куючыларны беләм.
Әгәр хлороз туклыклы элементлар җитәрлек булмау сәбәпле килеп чыккан булса, үсемлекләрне ашлау зарури. Магний белән калийга бай аспаркам препаратының нибары 1 әр таблеткасын һәр гөл төбенә ваклап күмеп чыксак, үсемлекләргә тиз арада хәл керер. Һәр сугарган саен аспаркам әкренләп туфракка сеңеп, озак вакыт дәвамында гөлләрне тукландырачак. Аны көз азагы-кыш башында кертү отышлы. Бер таблетканы 1 л суда эретеп, дымлы туфракка сибеп чыгарга була. Әлеге дә баягы суны артык сибеп, зыян китермәү өчен, беренче ысул отышлырак. Яфраклар вагаюдан магний сульфаты сибеп котылып була. Аның составында, магнийдан тыш, чирләрдән саклый торган күкерт бар. 1 литр суда 1 грамм магний сульфаты эретеп, 1 таблетка глицин яки үзебез эчә торган витаминнар комплексыннан 1 төймә өстәп җибәрсәк, бер дигән сихәтләндергеч ашлама барлыкка киләчәк. Бу составның беренче компоненты үсешкә уңай тәэсир ясый, хлорофиллы фотосинтезга ярдәм итә, туфрактагы фосфор белән кальцийны үзләштерергә булыша. Магний җитмәсә, чәчәкләр вагая, чәчәк бөреләре төссезләнә, яфракларда кызгылт-соры тимгелләр пәйда була. Глицинны ашламаларны тизрәк үзләштерергә ярдәм итүче үсеш стимуляторы сыйфатында кулланабыз, ул үсемлекләргә табигый аскорбин кислотасы тупларга булыша.
Кайберәүләр кыш көне гөлләренең өстенә водород перекисенең 1 процентлы эремәсен бөрки. Кышкы сезонда гөлләр янәшәсенә һава дымландыргыч аппаратны кую отышлы. Шәхсән үзем моннан тыш гөл савытлары арасына берничә урынга өсте ачык сулы банкалар куям.
Тикшереп карагыз әле, пластик тәрәзә төпләрегез салкынча түгелме, яңакларыннан җил өрмиме? Гөлләрнең тамырына салкын тимәсен өчен, савытларының астына пенопласт түшәп, йә булмаса, агачтан ясалган аскуймаларга утыртып, салкын өслектән югарырак күтәрергә, тәрәзә белән ике арага калын аслыкка фольга ябыштырылган җылыткыч материал сузып куярга була. Көннәр суыкка китсә, гөл савытларын вакытлыча өстәлгә күчереп куеп тору хәерле. Пластик тәрәзә аша һава йөрми, кыш көне форточканы ачып, бүлмәләрне еш җилләтеп булмый. Шунлыктан гөлләрнең кислород ачлыгы кичерүе ихтимал. Җылылык батареяләреннән чыккан кызу, коры һава үсемлекләргә начар тәэсир итә. Кыш көне күп итеп су сибү – үзе үк ялгыш гамәл. Салкын тәрәзә төбендә туңып утырган гөлләргә мул итеп су сипкәч, туфрагы нык чылану һәм температура түбән булу сәбәпле, караяк гөмбәчеге чире килеп чыгуы, сабак төпләрен черетеп каралтуы ихтимал. Караяк чире йоккан гөлләрне коткарып калып булуы икеле. Аларны төбе-тамыры белән йолкып ташларга, туфрагын чыгарып түгәргә туры килер. Савытларын дезинфекцияләргә кирәк.
Яраннар кышын ял итә. Әгәр мөмкинлек булса, язгы үсеш чорына кергәнче, гөлләрнең туфрагына аз гына су һәм көл сибеп, 4-5 С градус җылылыктагы идән астында яки подвалда тотарга була. Гадәттә, февраль азагы- март башында аларның яңа вегетация чоры башлана. Сау-сәламәтләрен тернәкләндерергә керешү хәерле. Гөлләрнең карт сабакларын кисеп, яраларына зеленка сөртеп, яңа туфракка күчереп утыртып, кояшлы урында тернәкләндерәбез. Яшь ботакчыкларын кисеп алып, кипшендереп, корневинга манып алып, ике атна дәвамында дымлы вермикулитта тамырландырып, сау-сәламәт утырту материалы әзерлибез. Аларны яңа гөл савытларына утыртып тәрәзә төбендә үстерергә, җир җылынгач, чәчәк түтәленә чыгарып утыртырга була.
Хәмидә Гарипова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia