Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яран гөлегез алсу чәчәк атса...

Якын арада яхшы хәбәр көтегез.

Яран гөлне яратмаган хатын-кыз бар микән? Элек-электән нәнәйләребез бу искиткеч матур гөлләрне яратып үстергән. Әле дә төрле төсләрдә чәчәк атучы бу матуркайларның авылда гына түгел, шәһәрдәге тәрәзә төпләрендә дә үз урыннары бар.
Яраннарның хуш исе өйнең энергетикасын яхшырта, тавыш-низаглардан саклый. Салкын тигәндә, тамак авыртканда, ютәл җәфалаганда, йокысызлыктан интеккәндә, кан басымы “уйнаганда”, тәндә яралар, тән пешүләр күзәтелгәндә, депрессия вакытында бу гөлнең яфракларын кулланалар.
Яран гөле мәхәббәтне һәм гармонияне саклый дип санала. Әгәр ул алсу төс белән чәчәк атса, якын арада туй көтелүе турында белдерә. Яран гөлнең озак итеп шау чәчәктә утыруы, өйдәге яхшы энергетика турында сөйли. Мондый йортны кара көчләр урап уза икән. Әмма гөл сула башласа, туганнарның берәрсе катлаулы чир белән авырый башлаячак дигән ышану да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса