Яран гөле матур булып чәчәк атсын өчен нишләргә?
Яран гөле матур булып чәчәк атсын өчен, бер литр суга бер тамчы йод салырга кирәк.
Эремәне гөлнең төбенә түгел, чүлмәк кырыена сибегез.
Югыйсә яранның тамыры янарга мөмкин.
Гөлнең яфраклары саргая һәм әгәр дә аның кырыйлары гына саргая икән, бу - дым җитми дигән сүз. Яфраклар чересә, дым, киресенчә, артык булган.
Аскы яфраклары коелса, яктылык җитми. Яран ачык һаваны ярата. Аны, көннәр җылытуга ук, балконга чыгарыгыз.
Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/yaran-gole-bik-matur
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia