Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә кирәк!

Алексеевск һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары буенча, районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хәбәр итүенчә, 2023-2024 елның Яңа ел бәйрәме ял көннәрендә Балык Бистәсе районы территориясендә 2 янгын очрагы булган.

Янгыннар нәтиҗәсендә 1 кеше һәлак була, 1 кеше имгәнә. 
Янгыннарның килеп чыгуына милек хуҗаларының янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуы сәбәпче булып тора. Атап әйткәндә:   
- Электр үткәргечләрен һәм электр җиһазларын урнаштыру һәм куллану кагыйдәләрен бозу, ачык ут белән саксыз эш итү, тәмәке тартуда саксызлык күрсәтү.
Алексеевск һәм Балык Бистәсе районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге янгыннар булмасын өчен янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәргә киңәш итә:
-мичләрне эксплуатацияләгәндә төтен чыгу каналларын өч айга бер тапкыр чистартырга кирәк;
 - янып торучы мичләрне күзәтүсез калдырмаска, шулай ук аларны күзәтүне балаларга йөкләмәскә;
 -  мич алдындагы саклавыч калайга ягулык, башка янучан матдәләр һәм материаллар урнаштырмаска;
- мичләрне яндырып җибәрү өчен бензин, керосин, дизель ягулыгы һәм башка тиз янучы сыеклыкларны кулланмаска;
- мичләрне артык кыздырмаска кирәк;
- бер розеткага (ноктага) берьюлы берничә электр приборын тоташтырып, электр челтәренә артык көчәнеш тудырмаска. Янгын нәкъ менә шуның аркасында килеп чыгарга мөмкин;
- электр көнкүреш приборларын күзәтүчесез калдырмагыз. Өйдән кыска вакытка чыгып китсәгез дә, приборларны сүндерергә онытмагыз;
 - төрле кисәкле, төрле материалдан, зарарланган изоляцияле электр үткәргечләрен кулланырга, кадаклар белән беркетергә, вакытлыча электр үткәргечләр салырга, тоташтыруны скрутка белән башкарырга ярамый;
- газ приборларына игътибарлы булыгыз. Газ мичендә ризык калдырмагыз. Бүлмәдә газ исе булганда, шырпы, электр сүндергечләрне кабызырга һәм сүндерергә ярамый, болар барысы да газ шартлавына китерергә мөмкин; 
- көнкүреш электр җылыткычларын кулланганда сак булыгыз. Аларны янучы һәм тиз янучы әйберләр (пәрдәләр, япмалар, җиһазлар һ.б.) янына урнаштырмагыз.

Владимир Мишечкин, 
Алексеевск һәм Балык Бистәсе районнары буенча районара дәүләт күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге өлкән инспекторы. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса