Балык Бистәсе районында янгын 59 яшьлек ир-атның гомерен өзгән
Бикчурай Чаллысы авылының Тукай урамындагы шәхси йортта янгын чыгуы турындагы хәбәр ашыгыч хезмәтләргә килеп ирешә.
Янгын сүндерүчеләр килгәндә, утның 24 квадрат метр мәйданда, верандалы бер катлы агач йортны чолгап алуы ачыклана, дип хәбәр итә РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе.
Янгынны сүндергән вакытта өйдә 59 яшьлек ир-ат мәете табыла. Беренчел мәгълүматлар буенча, фаҗиганең сәбәбе ризык әзерләгәндә саксызлык күрсәтүдә дип фаразлана. Янгын чыганагы янында савыт-саба калдыклары табылган, ә плитә шул вакытта да кабызылган хәлдә булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia