Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңарышлар дәвамлы булсын

Илебездә җирле халык белән тыгыз элемтәдә эшләүче территориаль иҗтимагый үзидарә органнары (ТОС) эшчәнлеге елдан-ел активлаша.


 Әле шушы көннәрдә генә республикабыз нефтчеләре башкаласы - Әлмәт шәһәрендә әлеге иҗтимагый оешмалар эшчәнлегендәге актуаль мәсьәләләргә багышланган конференция булды. Аның эшендә Балык Бистәсе шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марс Мәгыйзов җитәкчелегендәге  делегация дә катнашты. 


  Кагыйдә буларак, алар иң элек шәһәрдә эшләүче территориаль иҗтимагый үзидарәләр эшчәнлеге белән якыннан таныштылар. Шунысын да искәртеп үтү урынлы булыр, Әлмәт шәһәрендә бу оешмалар эшен 2000 нче елларда ук киң җәелдереп җибәргәннәр. Әлбәттә, бүген дә алар җирле предприятиеләр белән берлектә үз эшчәнлекләрен көйле генә алып баралар. Үз биләмәләрендә яшәүчеләр белән бергәләшеп тирә-юньне чистарту, тәртипкә китерү буенча өмәләр оештыралар, күп төрле күңел ачу чаралары үткәрәләр. Биредә 1 нче  санлы ТОС эшчәнлеге белән танышканда республикабызның күп кенә районнарыннан килгән делегатлар да бар иде. Һәркайсы биредә күргәннәре белән үзара тәҗрибә уртаклашты. Югары Ослан районы вәкиле дә безгә үз эшчәнлекләре турында сөйләде, аларда кырыкка якын ТОС оештырылган икән. 
Иң куанычлысы, республикабызда эшләүче иҗтимагый үзидарә оешмалары бүген Рәсәйдә дә алдынгы урыннарда бара, күпләргә үрнәк булып тора. Бу хакта без конференция эшендә катнашкан Иркутск шәһәре ТОС рәисе Елина Игнатовадан ишеттек. Ул биредә  күргәннәреннән һәм делегатлар белән аралашуыннан бик канәгать калуын белдерде. Территориаль иҗтимагый үзидарәләренә бирелә торган грант акчалары Татарстанда күпкә югары булуын да ассызыклап үтте. 


Бер сүз белән әйткәндә, әлеге очрашудан һәркем канәгать калды, киләчәккә берсеннән-берсе күркәм, матур уй-планнар белән кайттылар.
Галим Камал.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев