Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Салада искиткеч концерт булды

«Яңа Салада концерт була икән, узган елгы кебек шәп булачак ди» – әлеге хәбәр чыбыксыз телефон аша көне-сәгате белән диярлек район авылларын айкап чыкты.

...Концерт буласы кичне «Авыл офыклары» газетасының күчмә редакциясе дә юлга кузгалды. Максатыбыз бәйрәм кичәсен оештыручыларны күреп танышу, әңгәмә кору иде. Нәкъ вакытында килеп җиттек. Аз гына соңарсак та концерт башлангычын күреп өлгермәгән булыр идек. Ачык һавада зур итеп эшләнгән сәхнә төсле утлар белән яктыртылган, тавыш көчәйткеч аша яңгыраган җырлар еракларга ишетелерлек. Бар да заманча, бар да тиешенчә. «Тиз генә башланмас әле ул», дип уйлаучылар бу көнне чынлап та соңарды. Билгеләнгән сәгатьтә башланган концерт тамашачыны бик тиз үз агымына ияртеп алып кереп китте. Ә программа гаҗәеп бай – ул Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин, Алмаз Сафин, Зәринә Хәсәншина, Искәндәр Вәлиев, Ленар Шәймөхәммәтов, Ислам Кәлимуллин, Миләүшә Закирова, «Ямьле» төркеме кызлары һәм башка җырчылар белән тулыланган. Барысы да халык арасында танылулы, татар эстрадасының якты йолдызлары.
Ә безне беренче чиратта оештыручылар кызыксындырды. Кемнәр соң алар икенче ел рәттән шушындый зур концертны тамашачыга тәкъдим итүчеләр? Иганәчеләре кемнәр? Берничә минуттан Чаллыбаш авылы клубы мөдире Әлфия Вәлиева безне әлеге егетләр белән таныштырды. 
Буй-сыннары, йөз чалымнары, хәтта йөрешләре дә охшаш  Искәндәр Вәлиев белән Айдар Шәйдуллин, баксаң, шушы җирлектән чыккан асыл меценатлар икән. Бер авылдан булып бер чишмә суын эчеп үскәннәр, хыяллары да шушында бөреләнгән. Ә аны тормышка ашырыр өчен очкын Казанга барып урнашкач табылган.

Автор фотосы. Сәхнәдә - Зәринә Хәсәншина

– Без Айдар белән шушы авылда туып-үскән егетләр. Үзем Түбән Камадан булсам да һәр җәйне мин биредә үткәрә идем. Чөнки Яңа Сала авылында минем әни, Чаллыбышта - әти туган. Шушы матур җирләрдә  без Айдар белән халыкка зур концерт белән, сәхнә йолдызларын алып кайтырга, чаралар оештырырга хыяллана идек. Әмма ничек? Шул хакта уйлап йөргәндә Ришат Төхвәтуллин чакыруы буенча, дуслар белән Пермь өлкәсенең Барда районы сабантуена барырга туры килде. Без анда бертуган Илсаф, Ильяс Гыймадетдиновлар белән таныштык. Анда нәкъ менә халкына файда китерүче чын меценатлар яши. Без шуларны күрдек тә,  безгә нәрсә комачаулый соң, тырышсак без дә булдыра алабыз бит,  дип уйладык. Һәм узган ел бер ай эчендә шушындый концерт оештырып авылга кайттык, – диде Искәндәр Вәлиев.

Фәрвәз Каюмова

Дәвамын «Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса