Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Сала авылы китапханәсендә онытылмас очрашу узды

Шушы көннәрдә Яңа Сала авылы китапханәсендә татар халкының күренекле сәясәтчесе, язучы, җәмәгать эшлеклесе, тарих фәннәре кандидаты (2006),

 Иттифак фиркасе башлыгы ( 1991 елдан), төрки халыклар ассамблеясы рәисе урынбасары (1991 елдан), Милли Мәҗлес рәисе (1994-1997), Татарстан Республикасы Югары Советы депутаты (1990-1995) Фәүзия Әүхәди кызы Бәйрәмова  белән бик матур очрашу үтте.
Фәүзия ханымның безнең якларга өченче тапкыр килүе, кайда чакырсалар, шунда очрашуга бара, мәчетләргә керә, халык белән бик теләп аралаша.
Дөрестән дә, Фәүзия ханымның хезмәтләре зур, 53 китап язган, китаплары сәясәткә,әдәбиятка карый, публицистикасы  бик көчле, шулай ук шигырьләре дә шактый.
Күпме әсәрләрен укып, шулар белән хозурланып, балаларга күпме укытып, бер үзен якыннан күргән юк иде. Аның белән очрашырга насыйп булды, ишетү бер нәрсә, ә инде үзен күрү- икенче нәрсә икән...
Талантлы ханым тәҗрибә, кыенлыклар аша узган. Хәзерге көндә дә туры сүзле, гади, эчкерсез, горур ханым булып кала белгән.
Кыскасы, аяклы тарихны көне буе гына түгел, төне буе тыңлап утырсаң да туярлык түгел икәненә инандым.
Бу чараны оештыруда тарихчы, галим, тарих фәннәре кандидаты,туры сүзле, барлык кешеләргә дә ярдәм кулын сузучы якташыбыз – Нурулла Гариф һәм Яңа Сала авылы китапханәчесе, авылдашым – Гөлсинә Сәләхиеваның өлеше зур булды. Очрашу китапханәдә генә тукталмады, Нурулла Гариф музеенда  дәвам итте. Әлбәттә, очрашу һәркемдә җылы тәэсир, онытылмаслык хатирәләр булып күңелләрдә уелып  калды.
Гүзәлия Гарипова, 
Биектау урта мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса