Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Яңа Арыш мәктәбендә Холокост корбаннарын искә алдылар.

27 гыйнварда ел саен Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Ул 1945 елның бу көнендә Кызыл Армиянең Польша территориясендә урнашкан Аушвиц (Освенцим) концентрацион лагерен азат итүен истә тота.

Яңа Арыш авыл китапханәсе мөдире Рәзилә Мөхәммәтрахимова туган мәктәбендә булып, укучыларга мәгълүмат сәгате үткәрде. Чарада 1-11 сыйныф укучылары, укытучылар катнашты. Китапханәче Холокостның мәгънәсен аңлатты, Бөек Ватан сугышы елларында йөзләгән мең ватандашыбыз концентрацион лагерьларда калуы турында сөйләде, Освенцим лагере, нацистлар алып барган геноцид турында мәгълүматлар җиткерде. Чарага китап күргәзмәсе дә оештырылды. "Холокост корбаннары истәлеге" видеосы күрсәтелде.
-Әлеге тарихи вакыйгаларны өйрәнергә, белергә кирәк! Чөнки тарихның кабатлануына мисаллар бүген дә бар,-диде мәктәбебез директоры Дамир Нәбиуллин.
Холокост - кешелек тарихында иң коточкыч җинаять. Моны һәрберебез белергә тиеш!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса