Яңа Арыш авылының «Иман нуры» мәчетендә Ифтар ашы уздырдылар
Менә Рамазан аеның да бүген 13 нче көне. Әлеге ай – һәр иманлы йөрәк өчен куанычлы, һәр изге гамәл кылучы кешегә шатлыклы ай.
Аны барча мөселман кардәшләребез көтеп ала. Халык, бар эшләрен Аллаһка багышлап, аның ризалыгына ирешергә омтылып, әҗер-саваплар өмет итеп, ураза тота. Игелекле гамәлләр кылып, хәер-сәдакалар бирә, ифтар ашлары уздыра. Йортына чакырып та ашлар уздыра. Яңа Арыш авылының «Иман нуры» мәчетендә дә елдагыча һәр көн ифтар ашлары уза. Ак яулыклы апа-әбиләребез, абый-бабайларыбыз, яшьләребез мәчеткә ашыга. Ә аның эчендә үзгә беррәхәт мохит хөкем сөрә – ифтарга әзерлек бара. Күңелләрне сүзләр белән генә җиткереп булмаслык җылылык иркәли. Кичә дә Ифтар ашына халык шактый күп килгән иде. Авылдашларыбыз тарафыннан бәйрәм табыны әзерләү һәм ураза тотучыларны сыйлау гадәте күптәннән яшәп килә. Әлеге күркәм, саваплы мәҗлесләрне үткәрүгә авылдашлар бик зур ярдәм итә. Матди ярдәм күрсәтеп, читтә яшәүче авылдашларыбыз да булыша. Бу үзе бер ямьле, җылы очрашу. Һәр ел саен ифтар мәҗлесен Рәзинә һәм Артур Нәбиуллиннар гаиләсе табын әзерләп башлап җибәрә. Ә бүгенге ифтар мәҗлесен оештыруда Фәрит-Зәмзәмия Хөснетдиновлар гаиләсе ярдәм итте. Ифтар ашыннан соң дин кардәшләребез тәравихта Коръән хатем, 20 рәкагать намаз укыдылар. Ифтар алдыннан мәчеткә җыелган ир-атлар һәм хатын-кызлар бергәләшеп намаз укыдылар. Аны Ислам университетында белем алган укытучы, ЯңаАрыш урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Дамир Хатыйп улы Нәбиуллин алып барды. Хәзерге вакытта мәчетебезгә өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә теләп йөри – шунысы аерата сөендерә. Изге айда гына түгел, һәрвакыт бер-беребезне хөрмәт итеп яшик, мәчетләргә йөрик, бер-беребезгә карата мәрхәмәтле булсак иде. ...Рамазан аеның һәр көне күркәм уза. Шундый илаһи мизгелләр бүләк иткән өчен мәҗлесләрне оештыручыларга, аеруча Зәмзәмия Хөснетдиновага, барлык булышучыларга, әзерләүчеләргә, Аллаһ Тәгаләнең рәхмәте яусын. Тоткан уразаларыбыз кабул булсын, исән-имин булыйк!
Рәзилә Мөхәммәтрәхимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia