Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Арыш авылында җирле шагыйрәне хөрмәтләделәр

Шушы көннәрдә Яңа Арыш авыл китапханәсендә «Күңелемдә булган хисләремне, каләм алып тезәм юлларга” дип исемләнгән иҗат кичәсе узды.

  Кичә җирле шагыйрә Гөлсинә Шакирова(Мостафина) иҗатына багышланды. Бәйрәм чарасын китапханә мөдире Рәзилә Мөхәммәтрәхимова  алып барды. Әлеге чарада җирле  шагыйрәнең иҗатын яратучылар, туганнары, әнисе Бибикамал апа һәм бертуган апалары, аның дуслары, сыйныфташлары, авылдашлары катнашты.
Гөлсинә ханым үзенең балачагы, кече Ватаны һәм шигырьләр язарга беренче теләге, уңышлары турында сөйләде. Чарада катнашучылар автор укыган шигырьләрне зур кызыксыну белән тыңладылар, чөнки аларның темалары һәр укучыга якын һәм аңлаешлы: табигатькә, туган якка, туганнарга һәм якыннарга мәхәббәт хисе ярылып ята.
Авылдашларыбыз кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар.
Гөлсинә Шакирова (Мостафина) шигърияте беркемне дә битараф калдырмады. Катнашучылар иҗатын бик яратып кабул иттеләр. Авторга ихлас теләкләрен җиткереп, чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. Гөлсинә ханымга иҗади уңышлар теләделәр. Очрашу бик матур, эчтәлекле узды.(Тулырак язманы "Авыл офыклары" газетасы битләреннән укый алырсыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса