Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Арыш авылында яңа китап презентациясе үтте

30 май көнне Яңа Арыш авылы мәдәният йортында авылдашыбыз, бүгенге көндә Лаеш районы Сокуры авылында яшәүче үзешчән шагыйрәбез Гөлсинә Шакированың «Шигъри тамчылар» китабын тәкъдим итү кичәсе узды.

Кичәне китапханә мөдире Рәзилә Мөхәммәтрәхимова алып барды. Чарада  Яңа Арыш авыл җирлеге башлыгы Хәлим Сәлимҗан улы Зарипов, Лаеш районының Сокуры китапханәсе каршында эшләп килүче «Яшъ йөрәкләр» ансамбле, Сокуры авылы китапханәсе мөдире Индира Романовна Дебердеева, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фаина Никоноровна Платонова, шулай ук авылдашларыбыз, кайткан кунакларыбыз да катнашты. 
Гөлсинә Шакированың «Шигъри тамчылар» китабында барлыгы 204 шигырь урын алган.  Алар төрле темаларга: туган як, туган җир, сагыну, мәхәббәт, сагыш темасына язылганнар. 
Ансамбль кунаклары тамашачыларга матур җырларын, авторның тирән эчтәлекле шигырьләрен бүләк иттеләр. Авылдашларыбыз Нурзидә Хөсәенова, Зәмзәмия Хөснетдинова, мәдәният йорты җитәкчесе Гөлүзә Ситдикова, Фәнзилә Имамиева Гөлсинә Шакированың шигырьләрен башкардылар. Бик матур, ихлас теләкләр теләнде. Иҗади очрашуга Гөлсинә Шакированың  әнисе Бибикамал апа да, апалы-сеңелле Гөлфирә, Гөлчирә апалар, туганнары да килгән иде. Алар да ихлас теләкләрен җиткереп, рәхмәт сүзләрен, ихластан горурлану хисләрен белдерделәр. Авылдашыбыз Гөлнур Гәрәеваның чыгышын да халык бик яратты, алкышларга күмде. Гөлсинә Шакированың сыйныфташлары да биредә иде. Ерак араларны якын итеп кайткан Финсинә Рангулова, Равия Якупова шигырьләрен башкарып, алар да авторга чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр тапшырдылар. Һәр чыгыш тамашачылар тарафыннан җылы алкышларга күмелде. Очрашуыбыз бик күңелле, эчтәлекле узды.
Көннең икенче яртысында китапханә мөдире Рәзилә Мөхәммәтрәхимова Лаештан килгән кунакларны Яңа Арыш авылының күркәм табигате, чишмәләре белән таныштырды. Кунакларыбыз чишмәләрдән сулар эчеп, чирәмнәрендә ял итеп кунак булып киттеләр.
Зилә Рәхим,
Яңа Арыш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса