Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Арыш авылына хәрби хезмәткәр Кәримов Фидаэль махсус операция зонасыннан ял итәргә кайтты.

Без, мәдәният хезмәткәрләре Рәзилә Мөхәммәтрәхимова һәм клуб мөдире Гөлүзә Ситдикова Фидаэльнең хәлен белергә дип өйләренә бардык.

 Ул 2022 елның сентябрендә үк мобилизацияләнә. Җиде айдан соң ул, гаиләсенә сюрприз ясап,   ике атнага ялга кайтты. Фидаэль тумышы белән Ырга авылыннан, Бәтке мәктәбен тәмамланган егет.  Бүгенге көндә Фидаэльнең гаиләсе Яңа Арыш авылында яшиләр. Бик акыллы, аралашучан егет. Ул безнең белән бик рәхәтләнеп аралашты. Ялдан соң ул кабаттан хезмәтенә кайтырга планлаштыра. Фидаэльгә уңышлар, әнисе Мәгъшия апага, туганнарына  сабырлыклар телибез.

Рәзилә Мөхәммәтрәхимова,
Яңа Арыш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса