Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Яңа Арыш авылы мәктәбендә ата-аналар комитеты эшчәнлеге

Җәмгыять үсешенең һәр чоры өчен дә актуаль мәсьәләләрнең берсе – белем бирү оешмаларында яшь буынга белем һәм тәрбия бирү. Әлеге процесста кемнәр катнаша?

Кайсы субъектлар нәрсә өчен җавап бирә? Нинди ысул-алымнар кулланыла соң? Бер бөек акыл иясе әйткән: “Мәктәптә укыту-тәрбия эшендә укытучы – ата-ана – бала бер көймәдә булганда гына, бердәм нәтиҗәле максатка ирешеп булачак”, – дигән. Әлеге язмам кысаларында мин Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбенең ата-аналар комитеты эшчәнлеге турында бәян итәргә телим.
Ата-аналар комитеты диюгә, күпләрнең күз алдына төрле чаралар оештыручы, төрле чыгымнарны каплау өчен акча җыючы килә. Ә асылда ата-аналар комитеты – белем һәм тәрбия бирүдә укытучыларга фикердәш булучы, коллективта бердәмлек булдыруда ярдәм итүче оешма бит. Әлеге комитетларга үзләре үрнәк, балаларына төпле тәрбия бирүче әти-әниләр сайлап куела. Алар үз тәҗрибәләрен башкалар белән уртаклаша, кирәк вакытта киңәшләрен дә бирә белергә тиешләр. Безнең мәктәптә ата-аналар комитетына Рамилә Вәлиева, Гүзәл Миннәхмәтова, Гөлназ Шакирова, Гөлсирин Гәйнетдинова, керә, комитет җитәкчесе мин – Рәзилә Мөхәммәтрәхимова. Комитетыбыз мәктәп җитәкчелеге тарафыннан расланган һәм ата-аналар җыелышында кабул ителгән нигезләмә буенча эш итә.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Ата-аналар советының Балык Бистәсе районындагы вәкиле Алинә Тәлгатовна белән һәрдаим элемтәдә торабыз, актуаль мәсьәләләр буенча WhatsApp-тагы төркемебездә фикер алышабыз. Шунысы куандыра: комитетыбыз тырыш һәм бердәм: Республика ата-аналар комитеты оештырган онлайн конференцияләрдә, бәйгеләрдә, акцияләрдә һәрвакыт беренчеләрдән булып катнашабыз. «Минем гаиләм кадрда» һәм «Әти янәшә» фотоконкурслары, “Чаңгы юллары” флэшмобы, «Җиңү фотоальбомы» акциясе, «Яңа елда бергә» республика клиплар конкурсы, “Яз әни открыткасында” республика конкурслары, “Гаилә елында бергә” фоточелленджы һ.б. – шундыйлардан.
“Әнинең тәмле ризыгын пешерәбез” республика конкурсында, «Чәк-чәк» рецептын тәкъдим итеп, «Тату гаилә»  номинациясендә жиңү яуладык. 2025 елда «Безне берләштергән нәрсә» онлайн оештырылган фотографияләр бәйгесенең “Минем гаиләм-минем байлыгым” дип исемләнгән турның I этабын үтеп, II – «Минем гаиләдә герой» этабына чыктык. Бу бәйге гаилә тарихын өйрәнү аша гражданлык, патриотизм һәм социаль активлык формалаштыруны максат итеп куя. Без Бөек Ватан сугышында катнашкан батырларыбыз турындагы хикәяләр белән катнаштык. Үзем фронтовик Исмәгыйль турында язма тәкъдим иттем.  
2024 елда башкалабыз Казанда Россия Федерациясендә Гаилә елы уңаеннан «Гаилә һәм мәктәп» дигән темага түгәрәк өстәл оештырылды. Татарстан Республикасы Иҗтимагый ярдәм штабы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республкиасы Фәннәр академиясе катнашында уздырылган чарада гаилә һәм мәктәпнең үзара бәйләнешенең иң нәтиҗәле технологияләре турында фикер алыштык. 
​Хәзерге вакытта Россиякүләм дәрәҗәдә оештырыла торган «Ата-аналар инициативаларына ярдәм күрсәтү» бәйгесендә катнашабыз. Бу конкурсның максаты – актив, җаваплы, тырыш балалар тәрбияләүче ата-аналар җәмәгатьчелеген ачыклау, аларга ярдәм күрсәтү, социаль әһәмияткә ия проектларга тарту, ата-аналарда актив гражданлык позициясе формалаштыру. Әлеге бәйгегә безнең ата-аналар комитеты «СВОи герои» проектын тәкъдим итте.
Мәктәбебездә тәрбия бирү юнәлеше тиешле югарылыкта куелган.  Педагогика фәненә нигез салучы галим Ян Амос Коменский: «Тәрбия – ул үрнәк», – дигән. Шуңа күрә дә нинди генә яңа технологияләр барлыкка килмәсен, беренче чиратта, без – ата-аналар үзебезгә игътибар итәргә тиешбез дип саныйм. Бала нәрсә күреп үсә, нәрсә ишетә, нинди гамәлләр күрә – киләчәктә ул нәкъ шуларны кабатлаячак, нәкъ шул тәрбия орлыклары уңыш бирәчәк. Балаларым укый торган мәктәптә тәрбия эшчәнлеге үрнәк, өлге алырлык итеп оештырылган. Сыйныфтан тыш чараларда балаларның төрле яклап үсешенә игътибар бирелә: булсын физик, этномәдәни, экологик тәрбия – укытучыларыбыз бар юнәлештә дә эш алып бара.
​Соңгы берничә елда республикабызда укучыларның туклану шартларын тикшерү максатыннан, «ата-аналар контроле» рейдлары оештырылды. Мин үзем дә, комитет җитәкчесе буларак, даими рәвештә ашханәдә булып, туклану шартлары белән танышып кайтам, аш-су татып карыйм. Мәктәбебездә укучылар кайнар ризык белән тәэмин ителгән. Ризык һәрвакыт төрлеләндерелә, кайнар һәм тәмле. Без бик канәгать.
Гомумән алганда, язмам башында әйтелгән «укытучы – ата-ана – бала» бердәмлегенә әйләнеп кайтсак, без дөрес һәм туры юнәлештә дип әйтергә тулы нигез бар.

Ата-аналар комитеты җитәкчесе
Рәзилә Мөхәммәтрәхимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса