Яңа Арыш авылы китапханәсендә Әдәбият кичәсе үткәрелде.
Яңа Арыш авыл китапханәсендә Көзге игелек атналыгы кысаларында бик күп чаралар уза.
Шушы көннәрдә генә Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Равил Фәйзуллин иҗатына багышланган Әдәбият кичәсе үткәрелде.
Кичәдә Яңа Арыш урта мәктәбенең 1-5 сыйныф укучылары катнашты. Чара барышында укучылар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Равил Фәйзуллинның туган мәктәбендә аңа багышланган музей салон ачылуы хакында белделәр. Презентация дә күрсәтелде.Шигырьләрен укыдылар. Кичә бик җанлы һәм күңелле узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа