Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Яков Андреев: «Газ ягулыгы белән эш итү ул һәркемнән зур җаваплылык һәм пөхтәлек сорый»

Каз. Чаллы авылында гына түгел, тирә-юньдә яшәүчеләр дә аның үз хезмәте нечкәлекләрен яхшы белүе һәм үз эшенә җаваплы каравы өчен яраталар.

Авыл газчысы турында сүз баруын укучыларыбыз чамалап өлгергәннәрдер инде. Чыннан да җаваплы бу хезмәтне әле һәркем булдыра да алмый. Кешедә ул сәләт, мөгаен, бик  кечкенәдән тәрбияләнәдер. Ә авылда аларның данлыклы нәселләрен бөтен районыбыз халкы бик яхшы белә. Әле дә бистәлеләр районыбызның легендар җитәкчеләре Андрей Васильевич Степанов белән Василий Афанасьевич Чебаковны зур хөрмәт белән искә алалар. Ә бәлки әле үз авылында яңа гына эшли башлаган бу егетне, 35 ел элек район газ службасы җитәкчесе булып эшләгән Шамил Закиров әнә шушы данлыклы гаиләдә тәрбияләнгәнгә дә аны үз коллективларына килергә күндергәндер дә. Чөнки, газ белән бәйле җаваплы эшкә урамнан очраклы кешеләрне җыеп булмый бит инде. Барыннан да бигрәк, ул мөгаен әле районыбыз биләмәсендә киң кырлы газлаштыру эшләре башланачагын алдан сизенеп эш иткәндер. Шулай итеп район үзәгенә эшкә килергә риза булган Яков Андреевны җитәкчеләре Казан шәһәрендәге уку үзәгенә белемен арттыруга кыска вакытлы курсларга озата. Ә аннан кайткач аңа бригада составында үз авылын һәм  күрше-тирәдәге төбәкләрне газлаштыру эше йөкләнә.
 Әлбәттә, иң элек алар озын чиратлар торып шәһәрдән газ үткәргеч торбалар ташып хәстәрлиләр. Шуннан соң киеренке эшләр башланып китә. Ул чорларда авылдашлары һәм райондашларыбызның газчыларга ничек итеп тормыш шартлары һәм яшәешләрен нык җиңеләйткән өчен ихлас күңелләреннән рәхмәт укуларын күрсәгез икән? Чөнки, авыл кешесе ямьле җәй айларын күрмичә урманда утын һәм болында печән хәстәрләп үткәрергә күнеккән иде. Ә ул чорларда авыл җирендә яшәүче гаиләләргә беренче газ ягулыгы тоташтыру тантанасын бөтен авыл кешеләре сөенеп бәйрәм иттеләр. Менә шулай итеп Яков Андреевны бүгенге көнгәчә авылдашлары арасында очратырга мөмкин. Чөнки, газ ягулыгы белән эш итү ул һәркемнән зур җаваплылык һәм пөхтәлек сорый. Шуның нәтиҗәсе буларак  ул хезмәт күрсәткән Каз. Чаллы  авыл җирлегендә әлегә җитди тәртип бозу һәм сакчыллык таләпләрен үтәмәү очраклары теркәлгәне юк.
Район газ службасы җитәкчесе Илнар Хәбибуллин да безгә аны бары тик уңай яктан гына мактап телгә алды. Ә менә үзе яшәгән һәм хезмәт күрсәткән авыл җирлеге башлыгы Фәрит Хәсәншин исә бу гаиләне күп яктан авыл халкына үрнәк булып тора, дип үз өстәмәсен кертте. 
Бүгенге көндә алар тормыш иптәше Галина Николаевна белән иллегә якын мөгезле эре терлек асрыйлар. Бу инде әлеге гаиләнең уңганлыгын-булганлыгын күрсәтүче төп факторларның берсе. Балалары өчен дә күңелләре тыныч аларның. Бар яктан да килгән, менә дигән ике бала тәрбияләп үстергәннәр алар. Икесенә дә югары белем алырга булышып, тормышта үз урыннарын табарга дөрес юнәлеш бирә белүләре дә олы мактауга лаек бүгенгесе көнне. 
Районыбыз читендәге Каз Чаллы авылыннан без менә шундый мактаулы гаилә белән аралашып кайттык.  

 

Идрис Амитов.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса