Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

И хатын-кыз, сүнәр иде тормыш, син булмасаң әгәр  дөньяда

Балык Бистәсе районы мәдәният йортында хатын-кызлар хөрмәтенә 8 Март бәйрәме уңаеннан район мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчәннәре көче белән әзерләнгән «Язгы дуэт» бәйрәм концерты булды.

Муниципаль район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова барлык хатын-кызларны бәйрәм белән котлады, тормышларында шатлыклы вакыйгалар, яхшы кешеләр белән очрашулар, күтәренке кәеф, мәхәббәт, иминлек, туганнарга һәм балаларга кирәкле булу, аларның кайгыртучанлыгын тоеп яшәүләрен теләде. Аннан соң сәхнәгә «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашыннан» республика конкурсының муниципаль һәм зона этапларында җинүчеләр   чакырылды.   Фирдания Әхмәтҗанова аларга Дипломнар, чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләр тапшырды.

«Хатын-кыз-ана»,  «Мәдәният һәм рухият», «Минем язмышым - минем һөнәрем», «Хатын-кыз - лидер», «Хатын - кыз - бизнес леди», «Хатын-кыз - ел үрнәге», «Өченче буын герое», «Ир-ат - лидер», «Ир-ат-мәрхәмәтле йөрәк» номинацияләрендә Күгәрчен авылыннан Алсу Мөхәммәтҗанова,Нәзирә Миңнеханова (Юлсубино),  Гөлнур Гәрәева (Яңа Арыш)), Венера Шәмсевәлиева (Балык Бистәсе), Светлана Мамлина (Балык Бистәсе),Рәмзия Фәттахова (Олы Елга), Гөлфия Мөхәммәтшина (Кече Әшнәк),  Шамил Мәхмүтов (Балык Бистәсе), Николай Демьянов (Балык Бистәсе) җиңүче дип танылдылар.

-Җырдан, биюдән, котлаулардан торган тамашабызны бәйрәм бүләге буларак кабул итеп алыгыз,- дигән сүзләр белән башладылар бәйрәм концертын алып баручылар Гөлия Кәримуллина - Илшат Кәримуллин, Илназ Шакиров  - Алия Хәмидуллина .

Илназ Шәрәфиев башкаруындагы «Якты йолдызым» җыры барлык тамашачыларның кәефенә хуш килде.

Габдразак Мингалиев һәм Резидә Җәләлова дуэтын тыңлаганда зал тынып калды, соңыннан көчле алкышларга күмде.

Сергей Шелков һәм Наталья Козина, Рәсимә Зарипова һәм Илмир Гайнетдинов, Рәсимә Гарифуллина һәм Семен Кузнецов, Людмила Смолина һәм Эдуард Закиров, Сергей Фалин башкаруындагы җырлар, әтиле - уллы Мөбәрәкшиннар, «Рапсодия» балалар бию коллективы һәм башка сәхнә осталары чыгышлары барлык тамашачыга да күңел күтәренкелеге   өстәде.

Концерт тагын бер кат безнең районның төрле музыкаль жанрларда һәм юнәлешләрдә оста чыгыш ясаучы талантлы кешеләргә бай булуын күрсәтте.

Таңсылу Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса