Җиңү кайтавазы Корноухово урамнарын иңләп узды
Бүген, ягъни 8 нче май көнне Корноухово авылы җирлегендә Бөек җиңүнең 72 еллыгына багышланган митинг булып узды. Көннең салкын һәм яңгырлы булуына карамастан, әлеге чарада 100 гә якын кеше катнашты.
Мәктәп укучылары һәм укытучылар коллективы "Үлемсез полк" акциясе кысаларында кулларына сугышта һәлак булган авылдашларыбызның фотоларын тотып урам буйлап узгач та, тантаналы митингны Корноухово авыл җирлеге башлыгы Владислав Колчанов ачып җибәрде. Аның чыгышыннан соң оешма җитәкчеләре сугышта һәлак булган каһарманнар истәлегенә куелган һәйкәл янына чәчәкләр салдылар, ә укучылар бәйрәмгә килгән өлкән буын әби - бабайларга чәчәкләр өләштеләр. Бәйрәм тантанасы җитәкчеләрнең тәбрикләү сүзләре, мәктәп укучыларының йөрәкләргә үтеп керерлек шигырьләре, җыр - биюләре, авыл мәдәният йортында эшләп килүче "Молоток" бию коллективының дәртле биюе белән үрелеп барды.
Корноухово авылыннан сугышка 200 гә якын кеше китә, шуларның 128 е туган якларына кире әйләнеп кайтмый. Бүгенге бәйрәмдә яу кырында ятып калган авылдашларыбызны да бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Кызганычка каршы, ветераннар сафы елдан - ел азая, кими бара. Авылыбызның соңгы фронтовигының вафатына да инде берничә ел. Ветераннар, тыл батырлары белән беррәттән әлеге чарага килүчеләр саны даел саен сирәгәя бара. Мондый митинглар, Бөек җиңү көнен тантана итү беркемгә дә кирәге калмаган бер чарага әйләнеп бара кебек. Һәрхәлдә, шәхсән миңа шулай тоела. Ә бит без бүгенге аяз күгебез, тыныч тормышыбыз өчен безгә үзләренең гомерләре бәрабәренә Җиңү таңы бүләк иткән бабаларыбызга рәхмәтле булырга тиешбез. Һәрхәлдә, елга бер мәртәбә генә булса да аларны бергәләшеп искә алып, хөрмәтләсәк, бабаларыбызның рухлары шат булыр иде. Үткәнен белмәгәннең - киләчәге юк, дигән гыйбарәне истән чыгармаска иде!
Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА
Корноухово авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев