Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

   “Иң-иңнәрне сайлап алу җиңел булмады”

 Быел “Ел укытучысы” бәйгесе финал өлешендә 12 укытучы катнашты. Араларында тәҗрибәле укытучылар, шулай ук яшьләр дә бар иде.

 “Быел да укытучылар югары дәрәҗәдә әзерләнгәннәр. Чыгышларын елдан-ел эчтәлеклерәк ясыйлар. Башка мәктәп укучыларына дәрес биргәндә дә югалып калмадылар, алар белән уртак тел таптылар. Яшь укытучылар өчен мастер-класслар файдалы булыр, дип уйлыйм. Ул тәрбияви, нәтиҗәле, тәҗрибә уртаклашу бит. Катнашучылар арасыннан иң-иңнәрне сайлап алуы да җиңел булмады”,- диде уку-укыту, методик эшләр буенча мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хәйретдинова.

“Ел укытучысы” исеменә Балык Бистәсе икенче номерлы мәктәбенең физкультура  укытучысы Владимир Фадейчев лаек булды. Узган ел “Ел укытучысы” иясе Рима Кабирова аңа уңышлар теләп күчмә кубокны тапшырды. “Әлеге конкурста беренче тапкыр катнаштым. Аңа әзерләнү өчен күпме көч, энергия, белем, тәҗрибә, һәм янәшәңдә ярдәм итүче команда кирәк. Бу җиңүемдә икенче номерлы мәктәбенең иҗади укытучылар төркеменең өлеше зур булды. Дәрес биргәндә авырлыклар булмады, тәҗрибәм җитәрлек иде. Мастер-класс күрсәтү өчен тырышырга туры килде. Мондый бәйгеләрдә катнашырга кирәк. Ул тәҗрибә уртаклашу, уйларыңны тормышка ашыру мөмкинлеге дә”,-дип уй-хисләре белән бүлеште “Ел укытучысы” иясе.

Ике төрле номинациягә дә җиңүчеләр сайланды. “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” исеменә Балык Бистәсе беренче номерлы гимназиясе укытучысы Гөлсәрия Фәйзрахманова ия булды. “Педагогический дебют” номинациясендә җиңүче итеп беренче номерлы гимназиянең музыка укытучысы Эльгина Кәримуллина билгеләнде. “Әлеге бәйгедә беренче тапкыр катнаштым, беренче тапкыр мастер-класс күрсәттем. Тәҗрибәле укытучылар янәшәсендә ярышканда дулкынлану хисләре туды. Конкурска әзерләнгәндә  күп мәгълумат тупладым, үземә кызыклы, файдалы яңалыклар ачтым. Җиңү яулавымда әнием һәм мәктәп директоры урынбасарларының киңәше, ярдәме бик зур булды. Аларга рәхмәтлемен. Әлеге бәйгеләрдә катнашгырга бик кирәк. Тәҗрибә туплыйсың, үзеңне сынап карыйсың”,- диде Эльгина Кәримуллина.

Гөлназ Зарипова.

фото автордан.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса