Һушын югалткан баласын күтәреп хатынына йөгергән
Сабыйның җаны күкләрдәдер инде...
Екатеринбургта ир-ат баласын һушсыз килеш тапкач, ашыгыч ярдәм чакыртыр урынга, аны күтәреп хатынының эшенә йөгергән. Бу хакта E1.ru басмасы хәбәр итә.
Төбәк прокуратурасы вәкилләре кыз бала әтисе, абыйсы һәм апасы белән өйдә булуын ачыклаган. Балалар уйнап йөргән, телевизор караганнар, ата кеше черем иткән. Әниләре бу вакытта эштә булган.
“Уянгач, әти кеше кызының һушын югалтканлыгын аңлаган. Ул кызына кышкы киемен кидерә дә, аны күтәреп, хатыны эшләгән урынга китә. Һәм бары тик шунда гына ата-ана сабыйга ашыгыч ярдәм чакырта”, – диләр бу хакта прокуратурада.
Бәхетсезлеккә, ашыгыч ярдәм медиклары баланы коткарып кала алмаган. Мәктәпкәчә яшьтәге бала тәрбияләнгән гаилә моңа кадәр бер исәптә дә тормаган.
Кайсыбер Telegram-каналлар мәгълүматы буенча, гаилә Екатеринбургка Кыргызстаннан күченеп килгән.
Кызганыч, бик тә кызганыч... Ата кеше баласын тотып хатыны эшенә йөгермәсә, кем белә, бәлки, баланы коткарып та калып булыр иде. Эх...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа