Аның кызы Зәринә дә, фатирында тикшерү эшләре алып барган полиция хезмәткәрләре дә "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә аның үз үлеме белән үлгәнлеге хакында белдерделәр.
Социаль челтәрләрдә Илфак Шиһаповның үз үлеме белән үлмәве турында хәбәрләр барлыкка килде. Полиция хезмәткәрләре бу фаразны кире кага. Төгәл нәтиҗә ясар өчен аның җәсәден медицина экспертизасына җибәрделәр.
Илфак Шиһаповның вафатын беренче итеп аның кызы Зәринә ачыклый. Ул "Татар-информ" хәбәрчесенә иртәнге 9:00 ларда әтисе янына килгәнлеген әйтте. Кызының сүзенә караганда, әтисенең йөрәге тоткан.
Мәрхүмне туган ягында - Лениногорск районы Иске Иштирәк авылында җирләячәкләр. Илфак Шиһапов белән хушлашу иртәгә, 31 майда 9.30 сәгатьтә, аның соңгы эш урыны - "Шәһри Казан" редакциясендә булачак.
Алмаз Шиһабетдинов
Нет комментариев