Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Гүзәлия Керженцева : " Төп максат - райондашларны  эшле-ашлы итү."

Районда эшсезләр санын киметү, һөнәр сайларга ярдәм итү- мәшгульлек үзәкләренең төп бурычлары.

Алар безнең районда ничек тормышка ашырыла соң? Халык мәшгульлеге үзәге директоры Гүзәлия Керженцева белән әңгәмәбез шул хакта.

-Гүзәлия Фәйзрахмановна, безнең районда рәсми теркәлгән эшсезләр саны күпме?

-1 сентябрьгә районда рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр 141 кешене тәшкил итте.  1 июльгә эшсезләр саны 172 кешегә җиткән иде. Хәзер исә эшсез гражданнар саны акрынлап булса да кимү ягында.

-Ә ел башыннан сезнең үзәккә ничә кеше мөрәҗәгать итте? Аларның ничәсенә ярдәм итә алдыгыз?

-Соңгы 8 айда безгә төрле дәүләт хезмәтләре алу өчен 4890 кеше мөрәҗәгать итте. Шул исәптән  277 кеше үзләренә туры килердәй эш табарга ярдәм итүебезне сорадылар. Аларның 260 ы “Россиядә эш” порталы аша мөрәҗәгать иттеләр.

Ел башыннан 57 кеше эшкә урнаштырылды, 234 кеше эшсез дип танылды. 13 кешене районыбыздагы предприятие, оешмаларга җәмәгать һәм вакытлы эшләргә урнаштырдык. Алар нигездә территорияләрне төзекләндерүдә, биналар җыештыруда, канцелярия эшләре башкаруда хезмәт куйдылар.

-Эшсез гражданнарга хезмәт базарында үз урыннарын табарга ярдәм итү юнәлешендә нинди эшләр башкарыла ?

-Билгеле булганча, эшмәкәрлекне үстерүгә юнәлдерелгән чаралар кысаларында без эшсез гражданнарны үз мәшгульлеккә җәлеп итү буенча эшчәнлек алып барабыз. Быел 2 кеше шәхси эшмәкәр булып теркәлгәндә финанс ярдәме алдылар. Алар автомастерской, запас частьләр сату буенча үз эшләрен ачтылар.

15 эшсез гражданинга һөнәри уку, яңа һөнәр үзләштерү, квалификацияләрен күтәрү буенча ярдәм күрсәтелде. Алар токарь, социаль хезмәт белгече, мәктәпкәчә белем бирү һәм тәрбия, эшмәкәрлек нигезләре, маникюр остасы белгечлекләре алдылар.  “Демография” милли проекты, “Өлкән буын” федераль проекты кысаларында мәшгульлек үзәге аша 50 яшьтәге һәм өлкәнрәк, шулай ук пенсия алды яшендәге 26 гражданин укытылды.

«Хатын-кызларның мәшгульлегенә ярдәм итү - өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартларын булдыру» федераль проекты кысаларында 5 ана укыдылар.

-Ә безнең районда вакантлы эш урыннары бармы соң?

-Бүгенге көнгә 26 оешма- предприятиедә 83 эш урыны бар. Барлык ваканцияләр “Работа в России” порталында урнаштырылганнар. “Русский мрамор” агропромышленность комплексына, “Кама-Агро” хуҗалыгына, “Кама-Плюс” предприятиесенә, “Дуслык” кафесына эшче-хезмәткәрләр таләп ителә. Болардан тыш «Казан май комбинаты»нда 20 гә якын эш урыны бар.

- Сезнең алда нинди бурычлар тора?

- Ел ахырына кадәр  “2020 елда Балык Бистәсе муниципаль районында халыкның мәшгульлегенә ярдәм итү” программасын тормышка ашыру кысаларында эшсезлек дәрәҗәсен ике тапкырга киметүне планлаштырабыз.

 

Әңгәмәне Илгиз Җамалиев әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса