Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Гүзәл Хәбибуллина: “Вакыт юк...”

 Чыршы киендердегезме соң әле, җәмәгать?

  Урынсызрак сорау бугай бу, әйеме? “Киендермичә инде, күптән өй түрендә тора”, - диеп куяр кайберләрегез, “Инде чишендерер вакыт җитә бит!” – дип төксе генә үзалдына мыгырданып алыр кайберәүләр. Без дә киендердек быел чыршы, шул сөенечебез белән уртаклашасы килү максатыннан бирелгән сорау гына иде бу. Чыршыны киендереп бастырып куйдык без дә ниһаять. Кичә кич! 9 елга беренче тапкыр... Кемнәр өчендер бу гаҗәп булып тоелыр. Ләкин бу чыннан да шулай.

    Мишураларга чорналып, җем – җем утларын сирпеп балкып торган чыршыга улымның сөенеүен белсәгез икән... Гаҗәпләнеп тә куйдым хәтта.

    -Улым, чыршыны шулай яраткач, нигә башка елларны дәшмәдең соң син чыршы кирәк дип. Мин бит син дәшмәгәч, чыршы бар ни дә сиңа, юк ни диеп уйладым?!

   Улым, дәшергәме – юкмы дигәндәй, күзләремә карап торды да:

  -Сезнең бит рәхәтләнеп утырып ашарга да вакытыгыз юк. Чыршы киендереп утырыга вакытыгыз табылмас дип уйладым. Шуңа дәшмәдем!

     Улым белән шушындый кыска гына әңгәмәдән соң мин чыннан да уйга калдым.

    Вакыт юк, вакыт юк, вакыт юк... Ә кая киткән соң ул вакыт? Балага чыршы киендереп, яңа ел рухы бүләк итәргә 10 минут вакыт җитә ләбаса. Эшең чиксез – чамасыз булганда, СРОЧНО!!! диеп җитәкчелек ашыктырганда баланың күңелен күреп утырып була димени? Чыршы кинедергән вакытны мин берәр отчет – мазар эшләргә сарыф итәм!

    Кайчак ул вакыт дигәннәрен әллә мин генә дөрес сарыф итә белмим микән дип уйлап куям кайчак. Эш шулкадәр күп ки, кайчак утырып иркенләп ашарга да вакыт җитми. Эш өчен үзебез белән, газиз кешеләребезнең теләк –хыяллары белән корбан итү кебегрәк тә килеп чыга бугай әле бу очракта. Кичке сәг 22:30 да эштән кайтып керәсең дә, син әвеш – тәвеш килеп ятканчы, сәг төнге унике тула яза. Ә башта инде иртәгәсе көнне башкарасы эшләр исемлеге бөтерелә. Чиксез уйлар...

    Әти – әниләр ничек җиткерә алды икән безгә вакытны? Абзар тулы мал, мәңге бетмәс колхоз эше, мич ягу, ашарга пешерү, көянтә белән су ташып, атнасына икешәр тапкыр кер юып, бәкедә чайкау... Исең китәрлек... Уйнарга да вакыт табалар иде, чыршыны җыеп – сүтәргә дә, бәйрәм рухы бүләк итәргә дә...

    Ә безнең вакыт юк!

  Язучы Гүзәл Галләмованың бик тә еш кабатлый торган сүзләре бар. Еш әйтә, белеп әйтә ул аны!

    “ЭШЕГЕЗНЕ ЯРАТЫГЫЗ! ЛӘКИН ЧАМАСЫН БЕЛЕП!”

    Әлеге сүзләрне тормыш шигаре итеп яшәргә өйрәнәсе килә дә бит...

     Тик... Тормыш фәлсәфәсенә бирелеп утырырга вакыт юк!

 ... Мин бу юлларны сырлаган арада улым – күз нурым чыршыга карап, хозурланып утыра әнә! Бөтен җирдә ут сүнек, бары тик чыршы дускай җем – җем итеп күзләрен кыскалый... Бәхет өчен күп кирәкмени...

 

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса