Гүзәлия Керженцева: «Төп бурычыбыз халыкка тиешле эш сайларга булышу»
Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте эшчәнлегенең төп юнәлешләре - тиешле эш сайларга булышу һәм халыкка мәгълүмати хезмәт күрсәтү.
Без Балык Бистәсе халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Гүзәлия Керженцевадан районда яшәүчеләрнең эш белән тәэмин итү хезмәтенә нинди сораулар белән мөрәҗәгать итүе һәм узган ел күпме кешене эшкә урнаштыруы турында сөйләвен сорадык.
- Безнең хезмәт алдына гражданнарга һәм эш бирүчеләргә дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатын күтәрү бурычлары куелды.
2022 елда Балык Бистәсе районы халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтенә төрле мәсьәләләр буенча 4720 граждан мөрәҗәгать иткән, шулардан 260 кеше үз белгечлеге буенча эш эзләүдә булышуны сораган, 196 кеше эшкә урнаштырылган.
Район предприятиеләре һәм оешмалары белән хезмәттәшлек итеп 23 гражданга 50138,71 сум күләмендә матди ярдәм түләп, иҗтимагый һәм вакытлы эш урыннары оештырырга мөмкинлек бирелде. Эшсезләр, нигездә, территорияләрне төзекләндерү, биналарны җыештыру, лаборант эшләрен башкардылар. Әлеге эшне оештыруда булышкан «Балык Бистәсе икмәк кабул итү предприятиесе» җәмгыятенә һәм авыл җирлекләренә аерым рәхмәт.
Вакытлы эш кешене даими нигездә хезмәткә урнашуга мөмкинлек бирә, ә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен – бу тәҗрибә туплау мөмкинлеге.
Безнең эшчәнлекнең бер юнәлеше булып балигъ булмаган гражданнарны каникулда һәм укудан буш вакытларда эшкә урнаштыру, хезмәткә тарту һәм балигъ булмаган гражданнарның билгеле бер һөнәри күнекмәләрен үзләштерү тора.
Ел саен әлеге максатларга республика һәм муниципаль бюджетлардан акча бүлеп бирелә.
Район җитәкчелеге, мәгариф бүлеге белән бергәләп эшләү нәтиҗәсендә 2022 елда мәшгульлек үзәге аша 70 балигъ булмаган граждан эшкә урнаштырылган, Татарстан Республикасы бюджетыннан матди ярдәм 155 560,23 сум һәм муниципаль бюджеттан 150 000 сум тәшкил итә. Балалар мөстәкыйль рәвештә эшләп алынган хезмәт хакын банк картасыннан алулары белән горурланалар.
Язманың тулы вариантын газета битләрендә укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа