Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гүзәлия Баһаветдинова: «Балалар гаиләдә үсәргә тиеш»

Кызганычка каршы, кайбер ваемсыз ата-аналар балаларын тәрбияләү буенча үз вазыйфаларына җавапсыз карыйлар. Мондый балаларга опека бүлеге ярдәмгә килә

Балалар гаиләдә үсәргә тиеш. Әмма, кызганычка каршы, хәзерге вакытта балаларын тәрбияләүдә аларга йөкләнгән җаваплылыкны, үз вазыйфаларын үти алмаган ваемсыз ата-аналар да очрый. Мондый балаларга, гаиләләргә ярдәмгә опека бүлеге килә. Гүзәлия Мансур кызы Баһаветдинова инде күп еллар Балык Бистәсендә яшәүче балигъ булмаган балаларның хокукларын яклау бүлеген җитәкли.  Без бүлекнең 2022 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре белән кызыксындык.
- Опека һәм попечительлек бүлеге Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитетының бүлекчәсе булып тора. Бүлекнең эшчәнлеге балигъ булмаган балалар белән һәм суд тарафыннан эшкә яраксыз дип танылган балигъ булган гражданнар белән эшләү юнәлешләрендә алып барыла. Безнең бүлектә нибары өч кеше эшли, - дип сүзен башлады Гүзәлия Мансур кызы. 
- Сезнең бүлек алдында нинди бурычлар куела?
-Безнең бүлеккә ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм ителгән балаларны, сәләтсез (недееспособный) гражданнарны барлау һәм урнаштыру, ятим балаларны һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны, тәрбияләү шартларын, гаиләләрдә, сәләтсез (недееспособный) гражданнарның яшәү шартларын контрольдә тоту; балигъ булмаганнарның һәм сәләтсез (недееспособный) гражданнарның мөлкәти һәм шәхси мәнфәгатьләрен яклау; район территориясендә яшәүчеләр һәм баланы гаиләгә тәрбиягә алырга теләүче Россия Федерациясе гражданнары турындагы белешмәләрне исәпкә алу, барлау кебек бурычларны үтәү йөкләнә.
  - Сезнең эш структурасы ничек төзелгән?     
- Безнең бурыч-ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны ачыклау, аларны урнаштыру һәм иминлек мәсьәләләрен хәл итү белән беррәттән, җәйге ялларны оештыру, шәхси һәм милек мәнфәгатьләрен яклау, сәламәтләндерү, дәвалау һәм аларны диспансерлаштыру. Моның өчен без прокуратура, суд, эчке эшләр бүлеге, халыкны социаль яклау бүлеге, Пенсия фонды бүлеге, ЗАГС, авыл җирлекләре башлыклары, сәламәтлек саклау органнары, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе, мәгариф бүлеге, яшьләр һәм спорт бүлеге белән тыгыз элемтәдә торабыз. Безнең бүлек даими рәвештә опекуннар (попечительләр), тәрбиягә бала алган ата-аналарның эшчәнлеген тикшереп тора. 2022 елда балигъ булмаганнарның яшәү шартларын планлы рәвештә 107 тикшерү, балигъ булмаган балаларның яшәү шартларын планнан тыш 3 тикшерү уздырылган. Гаиләне планлы рәвештә тикшерү елына ике тапкыр каралган.            
- Бүгенге көндә ничә гаилә исәптә тора?
- 2022 ел ахырына опека һәм попечительлек бүлегендә ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар категориясе буенча 58 бала исәптә тора, шуларның 16сы тәрбиягә алган 12 гаиләдә тәрбияләнә, 30 бала 24 опекун гаиләсендә тәрбияләнә, 2 гаиләдә – 2 бала опека ата-аналар ризалыгы белән башкарыла, 9 уллыкка алучы гаиләдә 10 бала тәрбияләнә.
 Язманың дәвамын газета битләрендә укый аласыз.

Луиза Ананьева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса