Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Гүзәл Хәбибуллина: «Мин үзешчәннәребезнең һәркайсына бик рәхмәтлемен»

Залдагы халык тын да алмый спектакльдәге вакыйгалар эченә чумды.

Бөек Ватан сугышының михнәтле елларын, хәсрәтен, югалту ачысын, ялгызлыкны җаны аша тоемлаган тамашачы күз яшьләрен яшерә алмады. Күңел сулкылдады, елады... Әсәрнең эчтәлеген тулысынча ачып биргән, андагы образларны тормышчан итеп тудыра алган “Сәйлән” театр коллективының уңышын, аның чынлап та Гран-прига лаек икәнен дәлилләгән спектакль иде бу.

Әлбәттә, спектакль турында иркенләп язарга да мөмкин. Әмма мин пьесаның куелышын, артистларның рольләргә туры килеп сайлануын күреп, әлеге спектакльне сәхнәләштергән Корноухово мәдәният йорты җитәкчесе-режиссер Гүзәл Хәбибуллинадан бу хакта сөйләвен сорадым.

-Равил Шәрәфиев исемендәге үзешчән театр коллективлары фестивалендә безнең тәүге катнашуыбыз түгел. Моңа кадәрге спектакльләребез дә жюри тарафыннан уңай бәяләнде. Артистларыбыз төрле номинацияләрдә бүләкләнделәр. Ә хәзерге Мөнирә Сафинаның “Безне дә онытмагыз” спектаклен без Бөек Җиңүнең 80 еллыгына туры китереп сайладык. Иң беренче чиратта әсәр эчтәлекле, гыйбрәтле булуы белән үзенә җәлеп итте. Анда төп героиня Галиянең фронтка киткән ире Газизгә тугры мәхәббәте, аның сугыштан кайтачагына өметен югалтмый көтеп яшәве тасвирлана. Сөйгән ярын сугыш алган, баласын югалткан ялгыз ананың сабырлыгын автор бүгенге көнгә кайтаваз итеп биргән. Әсәр шул ягы белән дә отышлы дип уйлыйм мин. Үзешчәннәребез аны тулысынча үз образларында ачып бирә алдылар. Галия ролен Резидә Хәсәнова, аның яшь чагын Гөлназ Исмәгыйлева башкарды. Газизне - Айнур Хәмидуллин, Галиянең авылдашы һәм яшьтәше –Гайния карчык ролендә Рәмзия апа Сатдинова, хат ташучы  ролендә үзем булсам, аферистка ханым Әлфинәне Гүзәлия Бәдретдинова уйнады.

Мин үзешчәннәребезнең һәркайсына бик рәхмәтлемен. Репетициягә йөрергә вакыт таптылар һәм бу уңыш барыбызның да уртак, бердәм тырышлык нәтиҗәсе. Спектакльдәге хатын-кыз, ялгыз ана язмышын тасвирлаган вакыйгалар безгә тагын бер тапкыр мәхәббәтнең тугрылыгын, өмет-ышанычның яшәргә көч бирүен аңлатты кебек, - дип үз фикерен җиткерде Гүзәл Хәбибуллина.

Әсәрнең уңышлы чыгуы, “Сәйлән”нең югары бәһаләнүе  театр коллективына янә канат өстәр, илһамландырыр һәм киләчәктә алар тарафыннан яңа спектакльләр күрербез дигән өметтә калдык без.

 

Фарваз Каюмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса