Гуманитар ярдәм итә
Балык Бистәсе халкы махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга чираттагы гуманитар ярдәм партиясен җибәрде. Шулай ук якыннарына посылкалар җибәрүчеләр дә бар.
Ярдәм күләме күпкә җыелган. Алар арасында 3 җиңел автомобиль, мобиль мунча, азык-төлек, көнкүреш техникасы, төрле төрдәге киемнәр бар. Шуңа күрә өстәмә йөк машинасы алырга туры килгән.
-Без сугышчыларыбызга ярдәм итү эшен дәвам итәчәкбез,аларны тизрәк өйләренә кайтарыр өчен бар көчебезне куячакбыз, - диде сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан ветеран сугышчылар рәисе Илдус Моталлапов. Ул чираттагы тапкыр берничә иптәше белән хәрби операция баручы өлкәгә китте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев