Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Гөрләп торсын мәйдан көрәшләрдән, Ә җырлары  җилдә таралсын...

Сабантуй элек-электән батыр көрәшчеләре белән данланган.

 

Сабантуй элек-электән батыр көрәшчеләре белән данланган. Еллар узгач та ул батырларның исеме кабат-кабат телгә алынган, макталган.

Райондашыбыз, ветеран көрәшче Бәйрамхан Садыйков әнә шуларның берсе. 30 ел районыбыз Сабантуйларында көрәшеп батыр калган һәм җиңүче буларак аңа тапшырылган тәкәләрнең дә исәбе 48 гә (!) тулган. Татарстанның, Россиянең татар-башкорт көрәше буенча чемпионы, спорт мастеры Виссарион Канашев, Җәүдәт Хөсәеновлар белән дә бил алышырга туры килгән аңа.

Көрәштә һәркемнең үз алымнары, техникасы бар. Моннан тыш, көндәшеңне җиңү өчен  осталык, җитезлек тә таләп ителә. Мәйданда бик күп тәҗрибәле көрәшчеләр белән бил алышырга туры килде, әмма минем өчен иң истә калганы Зөлфәт Закиров  белән булды. Аның көрәш алымнары ошый иде миңа. 1981 нче елдан бирле спортзалга тренировкаларга бергә йөрдек. Тренерыбыз Илфар Яруллиннан күп күнекмәләр алдык без, ди ике тапкыр Балык Бистәсе сабантуеның абсолют батыры исеменә лаек булган Бәйрамхан Садыйков.

Татар көрәшчеләре, гомумән, тыйнаклар. Үзләре турында күп сөйләргә яратмыйлар. Әмма Сабантуй сүзе алар өчен иң элек көрәш мәйданы дип кабул ителә. Башыннан ахырына чаклы мәйдан уртасындагы бил алышучыларны күзәткән, аларга читтән көч биреп утырган ветеранның әле дә йөрәге көрәшкә талпына. Аның күңеле әле дә Сабантуй мәйданында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса