Гомер көзе булсын кояшлы
Өлкәннәр көненең 1 октябрьдә көзнең уртасында үткәрелүе очраклы түгелдер инде мөгаен. Картлыкны еш кына гомернең көзенә тиңлибез бит.
Бу бәйрәм беренче чиратта җәмәгатьчелекнең игътибарын өлкәннәрнең, бигрәк тә ялгыз карт-карчыкларның проблемаларына юнәлтү, аларның тормышларына шатлык-куаныч өстәү өчен уздырыла.Яшьләргә дә картлыкның котылгысыз рәвештә ишек кагасын искә төшереп тора. Яшь буынның максаты-өлкәннәрнең тормышын мөмкин кадәр тулы, җитеш, борчу-мәшәкатьсез итү. Аларның гомер көзләрен кояшлы көннәр белән бизәү. Өлкәннәр ункөнлеге дә менә шушы изге максатларн күздә тотып игълан ителде инде
Гөрләде ярминкә
Өлкәннәр ункөнлеге традицион көзге ярминкә белән башланып китте. Аны балыкбистәлеләр һәр елны көтеп алалар инде. Район Мәдәният каршына тезелгән сәүдә рәтләрендә җаның ни тели үк булмаса да бик күп төрле товарлар сайларга мөмкин иде.
Крестьян-фермер хуҗалыклары ашлыгын мулдан алып килгәннәр. “Бодай белән арпаны бик тиз алып бетерделәр. Сораганнарының өйләренә үк илтеп бирәбез”,- ди Кече Әшнәк фермеры Илназ Закиров. Зәңгәр Күлдән Айрат Зәйнуллин ашлык өстенә бер “КамАЗ”тиресен дә төяп килгән. Илмир Габдриев, Амирбикян хуҗалыклары яхшы сыйфатлы печән тәкъдим итеп торалар иде.
Олы Елга фермеры Нурислам Мингалиев симерткән күркәләр һәр ярминкәнең бизәге булып торалар дисәк тә һич арттыру булмас шәт. Аларның 24 килодан артык авырлыктагы күркәләре күпләрне сокландырды.Бу юлы да аның машинасы яныннан халык өзелеп тормады. Түшкәләп тә, килолап та алдылар күркә итен.
“Бикал” авыл хуҗалыгы кооперативы алып килгән авыл сөтен дә мактый-мактый алдылар.
«Круг» җәмгыятенең сәүдә ноктасында балыкның ниндие генә юк. Яңа тотылганын, ысланганын, киптерелгәнен-теләгәнеңне сайлап ал.
Күрше Саба районыннан килгән “Тан” җәмгыяте машинасы янында да чират хасил булган. Бу егетләрне балыкбистәлеләр һәрвакыт көтеп алалар. Ярминкәгәдә киң ассортиментта казылык, сыер мае, сырлар алып килгәннәр.
Балык Бистәсе гимназиясе, 2 нче мәктәбе ,Күки, Трой Урай, Масловка мәктәпләре үз бакчаларында үстерелгән яшелчә белән уңышлы гына сәүдә иттеләр.
“Кызыл Йолдыз” урман хуҗалыгы утыны да хуҗаларын тиз тапты.
Район халкы,бигрәк тә өлкәннәр өчен кулай инде мондый ярминкәләр.Чөнки бу күпләргә кышка җитәрлек продуктлар әзерләү өчен менә дигән мөмкинлек. Бәяләре дә артык кыйммәт түгел.
Җырлап ачыла күңел
Район Мәдәният йортында оештырылган декортив- кулланма эшләнмәләр күргәзмәсе өлкәннәребез арасында оста куллы шәхесләрнең күп булуын тагын бер кат исбатлады инде. Утызга якын останың иҗат җимеше куелган иде анда.
Ярминкәдә йөреп, күргәзмә белән хозурланып арганнан соң хәл җыеп алырга чәй табыны да әзерләгәннәр оештыручылар.
Өлкәннәр көне зур концерт-ветераннарның үзешчән сәнгать фестивале белән дәвам итте. Бик күп өлкәннәребезнең рухи дөньясында үзешчән сәнгать зур урын алып тора. Концерт алдыннан ветераннарыбызны Татарстан Республикасының Хезмәт һәм мәшгульлек министры Эльмира Зарипова, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Рашат Хәбибуллин котладылар.
Элмира Зарипова илебездә өлкәннәрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү юнәлешендә милли проектларның старт алуын билгеләп үтте.Россия Президенты тарафыннан 80+ клубына кергән илләр исемлегенә керү бурычы куелуын да хәбәр итте. Ягъни якын киләчәктә Россиядә уртача гомер озынлыгы 80 яшь булырга тиеш. Министр әйтүенчә Татарстанда уртача гомер 74 яшне тәшкил итә. Шул ук вакытта татарстанда быел 100 яшен тутырган -326, 90 нан узган 16 мең кеше яши икән.
“Һәр кешенең бәхете гаиләсендә. Балаларынгызның, оныкларыгызның бәхетен,игелеген күреп яшәргә язсын”,- дип тәмамлады ул чыгышын.
Эльмира Зарипова һәм Рашат Хәбибуллин 1октябрь көнне 90 яшьләрен тутырган Гыйлмениса Вафинаны, Нуретдин Динмөхәммәтовны кайнар котладылар, Россия Президентының котлау хатын, бүләкләрен тапшырдылар.
Концерт исә “Өмет” фольклор ансамбеленең чыгышы белән башланып китте. Кырыктан артык үзешчән күтәрелде бәйрәм сәхнәсенә. Районыбызның һәр авылынна диярлек үз талантларын җибәргән фестивальгә. Дөньяның ачысын-төчесен татыган өлкәннәр башкаруында аеруча моңлы шул халык җырлары. Шактый озакка сузылган концерт тамашачыларны ялыктырмады да. һәр үзешчәнне алкышларга күмде зал.
Өлкәннәр ункөнлеге әнә шулай күркәм чаралар белән башланып китте.Ул хөрмәтлеләребезнең гомер көзенә берникадәр шатлык өстәде булса кирәк.
Илгиз Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа