Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Гомер юллары хезмәттә үткән

Район мәдәният йортында узган Балык Бистәсе шәһәр җирлеге Советының отчет утырышында, Хәйдәр белән Зәйтүнә Сафиналарга 60 ел бергә тору уңаеннан, район җитәкчелеге тантаналы төстә котлап бүләк тапшырды.

Алар мондый олы хөрмәтне намуслы тырыш хезмәтләре белән яулаганнар. Икесе дә кечкенәдән колхоз производствосында эшләп зур чыныгу алганнар. Хәйдәр автомашина йөртү документына өч ел дәвамында Чита шәһәрендә авиация гаскәрләрендә хезмәте вакытында укып ия була. Ә Зәйтүнә кече яшьтән Олы Әшнәк авылында терлекчелектә эшли, савымчы хезмәтен башкара.

Гаилә корып җибәргәч аларны район “Сельхозтехника” берләшмәсенә эшкә чакыралар. Хәйдәр 45 елга якын автотранспортчы хезмәтен башкара. Зәйтүнә берничә ел дәвамында тимер кырдыручы (токарь) булып эшләгәч егерме елга якын саву аппаратларын көйләүче буларак тырыш хөрмәт куеп мактала. Бу ел алар өчен бик тә истәлекле. Хәйдәр - 85, Зәйтүнә 80 яшьлек гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

Әле моннан тыш алар бер ел да калдырмыйча 60 ел инде “Авыл офыклары” (“Октябрь юлы”) район газетасын да туктаусыз яздырган укучыларыбыз. Аларның гомер һәм хезмәт юллары турында газетабызның киләсе саннарында укып таныша аласыз.

 

Язманың тулырак вариантын « Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз.

Автор Идрис Амитов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса