Гомер бер генә бирелә
«Авыл офыклары» редакциясе хезмәткәрләре исәнмесез. Сезгә хат язуымның төп сәбәбе бер вакыйга турында сөйлисе килгәннән. Гайбәтче бу дип әйтмәгез, гыйбрәт өчен язам. Бер танышым белән очрашкач сөйләгәннәрен сезгә дә җиткерәм.
Булачак тормыш иптәшем белән бер уку йортында укыдык дип сөйләп китте ул. Бергә укыгач, уку да , тормышта да бергә булдык. Егетем минем гел хөрмәт итеп торды кичләрен кафе, кино, театрларга йөртте. Аның белән шундый җиңел иде, хәтта бер минутка да аерыласым килми иде аннан. Бер елдан соң өйләнештек, уку беткәч эшкә дип икебезне дә бер үк шәһәргә җибәрделәр.
– Шул чагында ук юллар аерылган булса, бәлкем бар нәрсә дә башкача булыр иде... Тормыш юлымда бәлкем башка кеше очраган булыр иде. Матур итеп туй үткәрдек. Аның ике бүлмәле фатирында яши башладык. Бәхет өчен тагын ни кирәк?!
Әмма бәхет дигәне генә бик озакка бармады, бергә яши башлагач та ул миңа «Бала тапмыйсың!» – дип кырт кисеп әйтте. Минем бу сүзләрдән күз алларым караңгыланып китте, байтак кына өнемә килә алмый тордым. Соңрак аңыма килеп бәлкем шаярта дип уйлап, үземне кулга алырга тырыштым.
Көн дә кинога, концертларга йөрдек, аның әйткән сүзләре дә онытыла төште. Ул да минем җаемнан гына торды, ашыйсы килгән ризыгым алдымда, киясе килгән киемем өстемдә иде,– ди Диләрә.
Әмма көн артыннан көн үтте, миндә бала алып кайту теләге көннән көн арта барды, аның гына моңа бер дә исе китмәде.
Бала турында сүз кузгалса мине ишетмәскә тырышты, я булмаса сүзне икенчегә борды.
Көннәрнең берендә мин үземдә үзгәреш сизеп табибка бардым, хастаханәдә миңа йөкле булуым хакында әйттеләр. Ул көнне сөенгәннәремне белсәң. Кайттым да, «Марат, сөенче, балабыз була», – дигәч, ул мине ачудан тотып бик нык итеп кыйнады.
Имеш, мин аның сүзен тыңламадым. Ул төнне күз дә какмый чыктым, төне буе миңа табибка барып баланы төшерергә кирәк дип мине сүгеп чыкты. Иртән мине мәҗбүри киендереп, машинага сөйрәп алып чыгып утыртып, таныш табибына алып барып баланы төшерттерде. Бу хәлдән соң минем сәламәтлегем бик какшады. Озак вакыт үз хәлатемә кайта алмый газапланып йөрдем. Һәркөнне төшемә бер бала кереп, «Әни син дөрес эшләмәдең», – дия торган иде.
«Икенче тапкыр балага узгач, иремә әйтмәскә булдым. Әмма миндәге үзгәрешләрне ирем сизеп алды һәм ул көнне дә мине аңым җуйганчы кыйнады. Балам үзеннән үзе төште. Шуннан безнең арабыздан кара мәче узды. Минем дәшми йөрүем аның ачуын чыгарып ул мине тагын кыйнады, мине хастаханәгә алып киткәннәр, озак вакыт дәваланып ятып чыгарга туры килде миңа. Шул кыйнаудан мин инде сәламәтләнеп китә алмадым, мин инвалидка әйләндем, Марат үзенә сөяркә тапты, аның янына йөри башлады.
Дәвамын Авыл офыклары газета битләрендә укый аласыз
Автор Алия Фазылова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia