Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гомер агышында яфраклар шавы

Көзге урманның яфрак шавы арасыннан балаларның куанычлы тавышлары ишетелде. “Без монда, дәү әни, без сиңа бүләк әзерләдек”– берсе икенчесен узарга тырышып үзенә таба йөгергән оныкларын кочагына алды Гөлия.

 Нәни кулларның җылылыгыннан, татлы хуш истән бермәл баш әйләнде. Һай, ничек якын, кадерле бит алар! Бу самими яратуны меңнәр арасыннан да танып, аерып алыр иде ул. Колакка пышылдаган тавышлар да үзгә, газиз: “Яратабыз сине, дәү әни!”. Искәндәре белән Инсафы сузган кызгылт-сары яфрак бәйләмен дә шул чак шәйләде ул. Менә икән бит ул сабыйлары әзерләгән бүләк!

...Күңеленнән ничәнче кат балачагына кайтты Гөлия. Туган ягы Әлкинең Карамалы авылында узган һәр көне, әйтерсең лә, бүгенгедәй күз алдында. Табигатьне яратуы да шул чакларыннан килә. Язын бәпкә үләннәре баш калкытуга җиһанны кочардай булып янәшәдәге урман-кырларга йөгерер иде. Янәшәдәге саф сулы чишмәләрнең тешләрне камаштырырдай салкынлыгы, җәйләрдә җыйган җиләкләрнең татлы тәме әле дә иреннәргә ягылган күк. Хәер, тузганак чәчәкләреннән тәкыялар үргән, каз бәбкәләрен җырлый-җырлый көткән нәни кызчыкны, чиләк-көянтәләрен алып чишмәгә суга килгән сылукайны үзе дә хәтерлидер туган ягы. Тәүге мәртәбә олы юлга да шуннан озатты ич аны. Мәктәпне тәмамлагач Алабуга культура-агарту училищесына юл тоткан Гөлиянең язмышы башка якка борылыш алмаса, ул бүгенге тормышын ничек күзаллар иде икән?! Ә барысы да көтмәгәндә, үз сөенечләре белән килә.

Гомер юлын яктырткан Рәсимен дә шул уку йортында очратты Гөлия. Мәхәббәтләренең саф, изге икәнлеген йөрәкләре белән тойды яшьләр. Ихласлык белән гашыйк иде алар бер-берсенә. Шуңа күрә училищены тәмамлагач икесе дә юллама белән Рәсимнең туган ягы Балык Бистәсенә кайттылар, эшкә Котлы Бөкәшкә билгеләнделәр. Аннан соңгы тормыш татлы бер төш кебек үрелде. Яшьләрнең тырышлыкларын, уңганлыкларын күргән күрше-күлән: “Бигрәк пар килгәннәр”, - диеште, “Сөбханалла!” – дип сөенде әти-әниләре, туган-тумача.

Уллары Илназ, кызлары Гөлназның дөньяга аваз салуы исә гаилә тормышын тагын да түгәрәкләндерде, ямьләндерде. Пар канатлы булып көмеш, энҗе туйлар узды.

Син бәхетне нидән күрәсең дисәләр, гаилә ныклыгында, яраткан эшең булуда диярләр иде Мөхәрләмовлар. Бу яктан аларның һәр икесенә дә фәрештәләр кочагын җәйгән. 30 елдан артык өзлексез хезмәт стажында Рәсим Котлы Бөкәш мәктәбендә музыка буенча балаларга белем бирсә, Гөлия “Дуслык” балалар бакчасының музыка җитәкчесе булып эшли. Җыр-моңга сәләтле балалар әнә шул икәүнең уртак тырышлыгы белән сәхнәгә күтәрелә. Бүгенге көндә татар эстрадасында танылган Зәринә Хәсәншина, Зөһрә Насыйпова, Эльвира Садыйковаларда да үз дәвамнарын күрә алар.

Гаилә исә ныклы бер тыл кебек: яши-яши акыл байлыгы туплана, мәхәббәт дигән олы хискә хөрмәт-ихтирам да өстәлә. Өйдәге татулыкны, башкаларга карата миһербан-шәфкатьлелекне күреп үскән Илназ белән Гөлназның да бүген үз тормышлары, үз бәхетләре. Сөенечләр булып дәү әниләре янәшәсендә оныклар бөтерелә.

...Урман тынлыгында яфраклар шавы. Нәкъ яшьлектәге сыман ул, әйтерсең лә  берни үзгәрмәгән. Бары гомер агышында еллар саны арткан да аңа ике бишлелек бәһа бирелгән. Иң зур бүләкне  - оныкларын кочагына алган Гөлиянең бәхете, куанычы алар!

Фәрвәз Каюмова.  

фото автордан.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса