Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Гөлсинә Хөснетдинова: «Бу дөньяда кирәкле кеше булуым белән бәхетле мин!»

Бәйрәм санына язма әзерләргә йөрүем. Күңелемнән эштә дә, тормышта да үрнәк булырдай хатын-кызларны барлыйм. Һәм ниндидер эчке тоемлау белән телефоннан район үзәк хастаханәсенең баш табиб номерын җыям.

 – Бик яхшы булыр иде. Мактап язарлык табибәләр, шәфкать туташлары шактый бездә, – диде телефонның аргы ягындагы мөлаем тавыш. Һәм, бераз уйланып торганнан соң, Римма Хәлимовна миңа шуларның берсен – шәфкать туташы Гөлсинә Хөснетдинова исемен атый. 
Менә мин поликлиниканың 220 нче кабинеты янында. Бүлмәгә үткәнче табиб янына керергә торучы берничә пациент белән аралашып алам. Һәркайсының үз авыру тарихы бар. Әмма нинди генә булмасын, барысы да табибларга булган ышанычын белдерә, шәфкать туташларына ихлас рәхмәтен җиткерә.
Соңгы пациент ишектән чыгуга мин дә бүлмәгә үттем. Эш сәгате тәмамланса да табибә Регина Рәхимҗанова белән шәфкать туташы Гөлсинә Хөснетдинова әле китәргә ашыкмыйлар. Йөзләрендә ару-талчыгу чалымланса да карашлары якты, ачык. 
– Авыруларны ахыргача кабул итәбез. Гадәттә көненә 30-40 кеше килә. Диспансеризация үткәрүгә зур игътибар бирәбез. Чөнки чирләрне иртә стадиядә ачыклауда һәм вакытында дәвалауда диспансеризациянең роле зур, – ди табибә Регина Ибраһимовна.

 

Дәвамын " Авыл офыклары"газетасы битләрендә укый аласыз.

Автор Фарваз Каюмова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса