Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Гөлсинә ханым Мортазина: «Курчакларга очлы таякчык башлары белән “уколлар ясап”, кул-аякларына “мазьлар сылап” терелтеп уйнарга ярата идем»

«Агач - җимеше белән, кеше - эше белән», «Агачны яфрак бизәсә, кешене хезмәт бизи», «Хезмәт төбе - хәзинә» - тырыш кешеләр турында еш әйтелә торган сүзләр бу.

 Язмамның герое - 40 елга якын гомерен үзенең яраткан һөнәренә тугры калган Гөлсинә ханым Мортазина да бу сүзләргә бик лаек. Аның белән очрашып, үзе турында сөйләүне сорагач: «Балык Бистәсе Түбән Тегермәнлек авылында тырыш, хезмәтне яратучы гаиләдә туып үстем мин» - дип башлады ул сүзен. 
-Әтием Миннегалим улы Хуҗахан тырыш, гадел, ярдәмчел кеше иде, күп еллар урманчылыкта эшләде. Әнием Нигъмәтҗан кызы Миннехәят ачык йөзле, намуслы, уңган, бик сабыр хатын-кыз булды. Безгә — 4 балага тормыш бүләк итеп, үз үрнәкләрендә тәрбияләделәр, дүртебез дә белем алып, тормышыбызны кордык, балалар үстердек, оныклар сөябез. Мин арада иң кечкенәсе, туган авылым Түбән Тегермәнлек авылында туып-үсеп, белем алдым.
Бала вакытта һәр бала да кемдер булырга хыяллана, мин исә кечкенәдән врач булырга хыялландым. Курчакларга очлы таякчык башлары белән “уколлар ясап”, кул-аякларына “мазьлар сылап” терелтеп уйнарга ярата идем. Урта мәктәпне тәмамлагач, Түбән Кама шәһәренә медицина училищесына юл тоттым. Аны уңышлы тәмамлагач районга кайттым. Мине Яңа Арыш авылына фельдшер итеп билгеләделәр. Бу 1987 ел иде. Эшне башлап җибәрү кыен булмады, миңа шушы авылда яшәүче әтинең бертуганы Халисә апа терәк булды, үзенең төпле киңәшләре белән ярдәм итте. Кыз баланың язмышы, эчәр суы йөртә, ди бит. Биредә озак эшләргә туры килмәде, күрше Югары Тегермәнлек авылы егете Рафаэль белән гаилә корып җибәрдек. Янәдән үз һөнәрем буенча участок больницасына шәфкать туташы булып урнаштым. «Акчарлак» балалар приюты булып үзгәртелгәч тә эшемне шунда дәвам иттем. Бүгенге көндә амбулаториядә балалар шәфкать туташы булып эшемне башкарам.
Тормыш иптәшем Рафаэль дә бик тырыш, хезмәт яратучы кеше. Күп еллар колхозда токарь булып эшләде, бүгенге көндә дә эшен дәвам итә. Ике ир бала тәрбияләп үстердек.
Бүгенге көнебезгә риза булып, куанып яшибез. Балалар да, кунаклар да өебездән өзелми. Ике якны да тигез күреп, туганлык җепләрен өзмичә яшәргә, дигән әниемнең әйтеп калдырган сүзләрен үтәп яшибез», - дип сөйләде Гөлсинә ханым үзенең тормышы турында.
Ул аш-суга да бик оста ханым. «Бәлеш, өчпочмаклар, кош теле һәм башка камыр ризыкларын бик яратып пешерәм. Кунаклар сыйларга яратам. Бу да әниемнән күчкән сыйфатлар. Урыны җәннәттә булсын» - дип әнисен кабат искә алды ул.
Гомер буе авыл халкы күз алдында, хезмәтне алга куеп яшәгән Гөлсинә ханым Мортазина гаиләсенең яшьләргә дә теләкләре изге: «Бер-берләрен хөрмәт итеп, аңлашып, авырлык килгәндә ярдәмләшеп, тырыш хезмәт белән яшәсеннәр» – диләр алар.
Һәркемгә Гөлсинә ханым мисалында сайлаган һөнәрләренә тугры булып, матур, тигез тормыш кичереп, кешеләргә файдалы һәм кирәкле булырга язсын.

Иделия Мәхмүтова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев