Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Гөлсинә Шакирова: «Иҗатымда яңа борылыш»

14 октябрь көнне Яңа Арыш авылында авылдашыбыз, бүгенге көндә Лаеш районы Сокуры авылында яшәүче үзешчән шагыйрәбез, «Шигъри тамчылар» җыентыгы авторы Гөлсинә Шакированың «Сания» китабын тәкъдим итү кичәсе узды.

Кичәне китапханә мөдире Рәзилә Мөхәммәтрәхимова алып барды.
Чарада авылдашларыбыз, Казаннан, Балык Бистәсеннән, Лаеш, Арча районнарыннан килгән кунакларыбыз катнашты. "Сания" китабын чыгаруда үзеннән саллы хезмәтен куйган филология фәннәре кандидаты, педагог, журналист Трофимова Сиринә Миннегалим кызының, бик күп китаплар авторы, журналист, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Гүзәл Галләмованың катнашуы кичәбезгә бер ямь биреп тулыландырды. Сокуры авылы китапханәсе мөдире Индира Романовна белән күрешүгә дә бик шат булдык. Лаеш районыннан килгән "Чулман акчарлаклары" дип исемләнгән иҗат берләшмәсе әгъзаларының да биредә булуы куандырды. Иҗади очрашуга Гөлсинә Шакированың апалы-сеңелле Гөлфирә, Гөлчирә апалары, туганнары, сыйныфташлары да килгән иде.
Гөлсинә Шакированың «Сания» китабында повесть һәм хикәяләр урын алган. Очрашу барышында автор сорауларга да җавап бирде.
Авылдашларыбыз тамашачыларга матур җырларын, авторның тирән эчтәлекле шигырьләрен бүләк иттеләр. Бик матур, ихлас теләкләр теләнде.
Иҗади кичәдә катнашучылар ихлас теләкләрен җиткереп, рәхмәт сүзләрен, ихластан горурлану хисләрен белдерделәр. Авылдашыбыз Гөлнур Гәрәеваның, Динар Зыятдиновның, Гөлүзә Ситдикованың чыгышларын да халык бик яратты, алкышларга күмде. Гөлсинә Шакированың сыйныфташлары да биредә иде. Ерак араларны якын итеп кайткан Финсинә Рангулова, Равия Якупова авторга чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр тапшырдылар. Һәр чыгыш тамашачылар тарафыннан җылы алкышларга күмелде. Очрашуыбыз бик күңелле, эчтәлекле узды.
Көннең икенче яртысында китапханә мөдире Рәзилә Мөхәммәтрәхимова Лаештан килгән кунакларны Яңа Арыш авылының күркәм табигате, чишмәләре белән таныштырды. Кунакларыбыз чишмәләрдән сулар эчеп, чирәмнәрендә ял итеп кунак булып киттеләр.
Тулырак язманы  “Авыл офыклары” газетасыннан укый алырсыз.
Рәзилә Мөхәммәтрәхимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса