Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Гөлсинә Низамова: «Балалар, оныкларның да туганлык җепләрен саклап яшәве күңелне сөендерә»

Бүгенге язмам герое Тәберде Чаллысы авылында яшәүче, татар мөселман хатын-кызларын берләштереп, аралаштырып, төрле чараларга чакырып, динебез, туган телебез дәрәҗәсен күтәрү юнәлешләрендә эшне алга җибәрү өчен янып-көеп йөрүче Гөлсинә Нургали кызы Низамова турында.

Ул татар халык мәкальләрендә әйтелгәнчә, гыйлемне балачактан ук сеңдергән, белемнең дәрәҗәсен, мөһимлеген аңлап, аны башкаларга тырышып җиткереп яшәүче райондашыбыз. 

Аның белән бергәләп күңелдә сакланган хатирәләрне барладык.

-Әти-әнием икесе дә Бикчурай авылыннан. Әтием сугышка кадәр бригадир булып эшләгән. Сугыш башлангач авылдашлары белән бергәләп сугышка китә. Аннан әйләнеп кайткач бригадир эшен дәвам иткән, аннан умартачылыкта эшләгән. Кайда гына хезмәт куйса да эшен җиренә җиткереп эшләүче, бик тырыш, уңган кеше иде. Әнием колхозда хезмәт куйды. Бәрәңге ташу, урак уру, икмәк төяү, бушату кебек авыр кул хезмәте сорый торган эшләрдә эшләде. Ләкин бер вакытта да зарланганын ишетмәдек. 7 балага җан өреп (берсе кечкенә вакытта вафат була) 6 балага төпле тәрбия биреп үстерделәр. 4 туганым Түбән Камада, абыем Мөдәррис район үзәгендә яши. Ул безнең районның Почетлы гражданины.

Мин үзем шушы авылда туып үстем. Биредә мәктәпне тәмамлап, аннан Лаеш авыл хуҗалыгы техникумына хисапчы бүлегенә укырга кердем. Аны уңышлы тәмамлап, авылга кайтып колхозда хисапчы булып эшли башладым. Соңыннан Тәберде Чаллысы авылы егете Рәүф Мөнир улы белән гаилә корып җибәрдек.

“Кешене эчәр суы йөртә”, ди халык. Без дә гаиләбез белән Түбән Кама шәһәренә күчендек. Ике баланы урнаштырыр өчен балалар бакчасына эшкә кердем. Ләкин хисапчы эшен яратуым көчле булды. Аннан «Зәңгәр күл» шифаханәсенә хисапчы булып эшкә урнаштым. Яшь, матур, күңелле чакларым шунда үтте. Шифаханә ябылгач, медицина көллиятенә тагын хисапчы булып урнашып, лаеклы ялга чыкканчы шунда тырышып хезмәт куйдым. Күңел авылны сагынды, шуңа янәдән авылга кайтып урнаштык.

Әби-бабайларым, әти-әниләрем намазлы, бик ихлас кешеләр иде. Дингә омтылыш кечкенәдән үк сеңгән. Мин иң кечкенәсе булгангадыр, әтием мине гел үзе белән ияртеп йөртә иде. Атнакич, җомга көннәрендә зиратка алып бара, ләкин мине эчкә кертми, үзе кереп әби-бабайлар рухына дога кылып чыга иде. Ни өчен дога кылалар, шуны аңлата иде.

Дини гыйлемне мин Түбән Камада эшләгәндә алдым. Бүгенге көндә алган гыйлемемне туганнарым, дусларым, авылдашларым белән уртаклашам. Аллаһ китабын укырга өйрәтүне, укыганнарның тәфсирен аңлатуны иң кирәкле, саваплы эш дип саныйм. Намаз әһелләре булган әби-баба, әти-әниләребез, нәселебез Ислам чылбыры өзелмәсен дип безнең өчен дога кылдылар, хәзер аларны үзем дә догадан калдырмыйм.

Туганнарым белән бер бөтен булып, хәлләребезне белешеп яшибез. Балалар, оныкларның да туганлык җепләрен саклап яшәве күңелне сөендерә, - дип сөйләде Гөлсинә ханым үзенең тормыш юлы турында.

Тырыш, уңган Гөлсинә ханымга хәерле гомер, сәламәтлек, динебезгә хезмәт итүендә, гыйлем тарату эшендә уңышлар теләп калабыз.

Иделия Мәхмүтова.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса