Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Гөлназ Асаева: «Мин гел тере тавышка җырлыйм»

Башкортстанның атказанган артисты Гөлназ Асаеваның бер кайчан да фонограмма кулланмаганын белә идегезме? Бу гел генә яхшы да түгел икән...

Әле Казанда аның зур концертлары үтте. Концертка берничә көн кала җырчының тавышы югала, ул фониатрда дәвалана башлый. Шуңа да карамастан, җырчы концерттан баш тартмаган һәм фонограммасыз җырлаган.

- Дуслар, концерт алдыннан бик борчылабыз. Элек мондый борчылулар булмады, ләкин бу юлы шулай килеп чыкты, минем тавыш белән проблемалар. Тавыш утырды. Дарулар, ингаляцияләр кулланам. Казанда беренче тапкыр тавышсыз гына концерт куям. Мондый мизгелләрдә мин плюс астында җырлаучы артистлар турында уйлый башлыйм. Күрәсең, кайвакыт плюска да җырлый белергә кирәк. Ә миндә хәтта ул плюслар юк та. Фонограммага җырлаучыларның чыгышы тавышка бәйле түгел, ә без мондый ситуацияләрдә газапланабыз, чөнки һәрвакыт тере тавышка җырлыйбыз, — дип сөйли ул, дарулар белән тулган өстәлне күрсәтеп.

"Бер генә тапкыр Уфада бер җырны фонограммага җырлаган идем, ишетмәгән сүзем калмады. Шуннан соң все!" - ди Гөлназ.

Җырчының борчылуларына карамастан, концерт уңышлы үтә. Җырлар арасындагы тәнәфесләрдә Асаеваны сәхнә артында врач-фониатр көтә, ул тавышы белән проблемаларны җиңеләйтү өчен дару салып тора. Тамашачылар шоудан канәгать калган, җырчыга бик күп чәчәкләр бүләк иткән.

 

https://kiziltan.ru/articles/kultura/2025-12-01/min-gel-tere-tavyshka-yrlyym-4487480

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса