Гөлфирә Имамиева: «Алар миңа яшәргә дәрт бирәләр»
Бик тиздән кешеләрнең моң-зарын тыңлап, аларга даими рәвештә кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышкан изге күңелле кешеләр бәйрәме җитә.
Бу бик катлаулы һәм күпкырлы һөнәр: караучысыз калган яки балалары читтә яшәгән, ярдәмгә мохтаҗ булган әби-бабайларны, инвалидларны хезмәтләндереп кенә калмыйча, аларның шатлыгын да, борчуларын да уртаклашып, табиб та, психолог та, сердәш тә була белүче –социаль хезмәткәрләр көне.
Олы йөрәкле кешеләр генә социаль хезмәткәр булып эшли ала дип уйлыйм мин. Яңа Арыш авылында яшәүче Гөлфирә Имамиева да инде 40 елга якын социаль хезмәткәр вазыйфасын башкара. Ул, ал-ялны белми, үзен аямый, ел әйләнәсе хезмәттә. Бәйрәмнәр һәм ял көннәре дә – аның өчен гадәти эш көне, чөнки аларның хезмәтләре шундый. Аның эше – ярдәм итүдә. Ул – үз эшен күңел биреп намус белән башкаручы хезмәткәр. Әлеге эшкә ничек алынуы турында сорашасым килеп, өйләренә барып, әңгәмә кордык.
– Көннәрдән бер көнне мине социаль хезмәткәр эшенә алынырга тәкъдим иттеләр. Элек әби караучы кешеләр күп иде. Районнан комиссия килде дә барлык хезмәткәрләрне кыскартып бетерделәр. Хезмәткәрләр җитми башлады. Каенананың сеңлесе Миннегөл апа да сәламәтлеге буенча беренче группа инвалид, тормыш иптәше Муллахмәт абый да караучысыз кала. «Икесе дә инвалид булгач, миңа карарга бирделәр, – ди Гөлфирә апа. – Бу кадәр зур җаваплылыктан куркыбрак та калдым, әлбәттә, ләкин, бераз уйлангач, минем ярдәмемә мохтаҗ әби-бабайлар күз алдыма килгәч, аларны кызганып, ризалаштым», – ди ул. «Аннары, өсти-өсти, 6 кеше була. Аларның күбесе – 80 яшьтән узган әби-бабайлар. Кайсының туганнары, балалары бөтенләй юк, ә кайберсенең бала-чагасы бик еракта», – ди ул, искә алып.
– Нинди эшләре бар, барысын да эшләргә тырышам. Әле ярый әбиләрем бар дип рәхәтләнеп эшләп йөрим. Аралашып, кәефләрем күтәрелеп кайта. Алар миңа яшәргә дәрт бирәләр, – ди Гөлфирә апа.
Хәзерге көндә дә өлкәннәрнең үз кешесенә әйләнеп, йөрәк җылысын бүләк итә ул. «Безнең һөнәрдә очраклы кешеләр юк. Кешеләрне яратмасаң, өлкәннәрне аңламасаң, эшләп тә булмый», – ди әңгәмәдәшем.
Өйгә барып хезмәт күрсәтү гаять зур сәләт һәм игътибар сорый.
– Әле күптән түгел генә бер әбекәем шалтырата: «Кызым, җирне сөрделәр, суган гына утыртып бир инде», – ди.
– Нишлисең, барлык эшемне ташладым да суган утыртырга киттем. Иртән-иртүк һәрберсе белән телефон аша сөйләшәбез, хәлләрен белешәм, кемгә нәрсә кирәк, заказ бирәләр, – ди ул, эшенең нечкәлекләре белән таныштырып.
Бер көн эчендә аңа алты әби янында булырга, җыештырырга, азык-төлек сатып алырга, өлкән яшьтәге кеше өчен кыенрак булган шактый эшләрне башкарырга туры килә. Өйләрен дә юыша, бакчасын казып, яшелчәсен дә, бәрәңгесен дә утыртыша.
Әле социаль яклау бүлеге оештырган «Башваткыч»та да катнашырга насыйп була Гөлфирә апага. Ул җырларга да, биергә дә, көләргә дә, шаяртырга да һәвәс кеше. Башкваткычта да сынатмый: җиңү яулап кайта. Әле һәрдаим китапханәгә кайткан яңа китаплар белән дә танышып, аларны укырга да өлгерә. Эшендә абруйлы хезмәткәр булса, йортында ул – сөекле әни һәм 7 оныгы өчен кадерле дәү әни дә. Тормыш иптәше Рәис абый белән бер кыз, бер ул тәрбияләп үстерделәр. Аларны олы тормыш юлына озатып, уңышларына сөенеп, игелекләрен күреп яшәү бәхетенә ирешәләр.
Булдыклы Имамиевларның йорт җирләре дә гөлгә күмелгән, бакчаларында яшелчә, җиләк-җимешнең ниндие генә үсми! Малын да абзар тутырып асрыйлар. Гөлфирә апа кош-корт үрчетү остасы булып та танылган: ул ел да каз өмәләре үткәрми калмый, тавык-чебешләрен дә өч дистәдән ким алмый. Кышкы кичләрдә исә уңган ханым бәйләү кебек кул эшләре белән шөгыльләнергә дә вакыт таба. Шулай ук 7 ел дәвамында дини белемнәр дә үзләштерә. 96 яшенә кадәр каенанасы Әминәбикә апаны тәрбияли. Шул ук вакытта йорт-тирәсе дә чиста, өйдә пөхтәлек. Әле шушы көннәрдә генә Гөлфирә апа 60 яшен тутырды. Оныгы Зәлияне кияүгә бирде. Аллаһ Тәгалә күркәм сабырлыклар бирсен.
– Сау-сәламәт булып, тормышыңнан, эшеңнән ямь табып яши белсәң, дөнья шундый матур бит! – ди Гөлфирә апа.
Ару-талуны белмәс хезмәтегез, ярдәмчел һәм гамьле булганыгыз өчен, мәрхәмәтле йөрәгегез һәм кешеләрне яратуыгыз, сабыр һәм ачык күңелле, мохтаҗларның барсын да җылытырга, якларга сәләтле булганыгыз өчен ихлас рәхмәт сүзләребезне белдерәбез.
Рәзилә Мөхәммәтрәхимова.
Яңа Арыш авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia