Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гөлчәчәк Газизова: “Киләчәктә дә җылы мөнәсәбәттә яшәрбез дип ышанам»

Октябрьнең беренче көне матур дата – Өлкәннәр көне белән истәлекле.

Бу көнне өлкән буынны – хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннарын, районыбызның төрле тармакларында эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәткәрләрне, якыннарыбызны бәйрәм белән тәбрик итәбез, аларның хәлләрен беләбез, күчтәнәчләр тапшырабыз.

 Ветераннарның күбесе әле дә актив тормыш рәвешен алып бара. Кемнәрдер эшләвен дәвам итә, кайберәүләр оныкларын тәрбияләргә булыша, спорт, бакчачылык, кул эшләре белән шөгыльләнүчеләр дә арабызда байтак.

Кайда гына хезмәт куйсалар да ветераннарыбыз яшь буынга тормыш, игелеклелек һәм гаделлек дәресләре бирә, кылган гамәлләре өчен җаваплылык тоярга өйрәтә.

 Бу уңайдан, шәхсән үземнең матбугат ветераннарына ихлас рәхмәтләремне җиткерәсем килә.

Киләчәктә дә җылы мөнәсәбәттә яшәрбез дип ышанам.

 Сез безгә әле дә кирәк.Сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз, үзегезне саклагыз!

 Һәммәгезгә дә тыныч картлык,  иминлек, озын гомер телим.

 Күңел тынычлыгы белән якын кешеләрегезнең мәхәббәтен һәм хөрмәтен тоеп яшәргә насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев