Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гөмбәле аш пешерү ЫСУЛЫ

Кирәк була:

Моның өчен 500 гр тавык канаты, 400 гр бәрәңге, 200 гр шампиньон, 1 кап сыр («Дружба» яки башка төрлесе), 1 кишер, 1 суган, 1 кечкенәрәк кенә болгар борычы, 2 тырнак сарымсак, петрушка, укроп, лавр яфрагы, үсемлек мае, тоз, борыч кирәк.

Тавык канатларын, дәфнә яфрагын салып, шулпа пешерәбез. Сырны, угычтан уарга җайлы булсын өчен, суыткычның туңдыру бүлегенә куеп торабыз. Шулпа пешкән арада, суганны вак итеп шакмаклап турыйбыз. Кишерне эре угычтан уабыз. Гөмбә белән болгар борычын эре итеп шакмаклап турыйбыз, артык зур булмаса, гөмбәне икегә генә бүләбез. Суган, болгар борычы һәм кишерне үсемлек маенда кыздырабыз. Соңрак гөмбә белән вак угычтан уылган сарымсакны да шунда салабыз. Бәрәңгене – шакмаклап, яшел тәмләткечләрне ваклап турыйбыз. Шулпадан тавык канатларын алып, бәрәңге салабыз. Ул пешеп чыккач, шулпага угычтан уылган сырны, кыздырылган яшелчәләрне һәм тәмләткечләрне салабыз. Дүрт-биш минуттан ашны ут өстеннән алабыз.

 

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/gmble-ash-pesher-ysuly

fer

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса